Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның Татарстан мелиорациясе өлкәсенең 90-еллыгы уңаеннан котлавы
2012 елның 1 июне, җомга
Татарстан Республикасының хөрмәтле мелиораторлары!
“Сезне республиканың мелиорация тармагына 90 ел тулу белән котлыйм. Мелиораторлар – хезмәтләре белән сазлыкларны, чүлләрне икмәк үсә торган кырларга, бистә һәм шәһәрләргә әйләндерүче профессионаллар. Мелиорациянең барлыкка килү һәм үсеш тарихы республика, аның фән һәм техника, авыл хуҗалыгы, югары квалификацияле кадрлар әзерләүдәге казанышлары үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Республиканың гамәлдәге мелиорация системасы, беренче чиратта, бу эшне беренче булып башлап йөрүчеләрнең, ветеран мелиораторларның казанышы. Алар тармакны булдырып, аның нәтиҗәлелеген күтәрделәр, матди-техник базасын ныгыттылар, сугыш һәм аннан соңгы кыен чорларны үттеләр. Бу шулай ук икътисади үзгәртеп кору елларында тармакны саклап калучыларның казанышы да. Республиканың авыл хуҗалыгы рисклы игенчелек зонасында эшли. 2010 ел тәҗрибәсе корылык шартларында сугаруга альтернатива булмавын күрсәтте. Мелиортаорлар хезмәте әһәмиятле һәм җаваплы.
Хәзерге вакытта яңа мелиорация объектлары төзү, гамәлдәге сугару системасын реконструкцияләү һәм модернизацияләү эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе санала. Илнең гарантияләнгән азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мелиорация системаларын үстергәндә һәм ныгытканда гына мөмкин икәнен аңлау бар. Без мелиораторларыбызга зур өметләр баглыйбыз.
Аларда булган потенциал, зур эш тәҗрибәсе, профессиональ кадрлар һәм республика мәнфәгатьләре өчен эшләү теләге алда торган бурычларны нәтиҗәле үтәргә ярдәм итәр, дип ышанам”.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Космонавтика көне белән котлавы.
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз