Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов БСО гендиректоры белән очрашты
2012 елның 4 июне, дүшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья сәүдә оешмасы генераль директоры Паскаль Лами белән очрашты. Шулай ук Казан Кремлендә үткән бу очрашуда ТР Президенты Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, вице-премьер – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, вице-премьер – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев катнашты.
Паскаль Лами Казанда АТЭС форумы чараларында катнаша. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуны ачканда, АТЭС форумы кысаларында Казанга килгәне өчен, Бөтендөнья сәүдә оешмасы башлыгына рәхмәтен белдерде.
Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүнең соңгы этабында торуын билгеләде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Россия дөнья икътисадына кертелергә тиеш, монда Бөтендөнья сәүдә оешмасының роле бик зур. “Мин Россия, Бөтендөнья сәүдә оешмасына кереп, бик күп өстенлекләргә ия булачагына өметләнәм. Ләкин бу шул ук вакытта бик күп җаваплылыкны сорый, - дип саный Татарстан Президенты. - Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү безгә өстәмә таләпләр йөкли, һәм без бу процесска әзер булырга тиеш”.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү мәсьәләләре республика җитәкчелеге тарафыннан сөйләшенде һәм сөйләшенәчәк. “Татарстан икътисадының 50 проценты экспортка ориентлаштырылган. Һәм бу без яңа базарлар эзләргә тиеш булуны аңлата. Ләкин безнең кайбер тармакларны дөнья базарларында конкурентлаша алсын өчен яңартырга кирәк”, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы.
ТР Президенты билгеләвенчә, Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе алдыннан республикага агросәнәгать секторының конкурентлашу мөмкинлеген арттыруга, шулай ук кайбер машина төзү секторы предприятиеләрен яңартуга көч салырга кирәк.
Бөтендөнья сәүдә оешмасы генераль директоры Паскаль Лами үз фикерен әйтеп, Россиягә Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү зыян китермәячәген, белдерде. “Мин җитәкче булган вакытта Бөтендөнья сәүдә оешмасына 15 ил керде, һәм ахыр чиктә бу берсендә дә канәгатьсезлек тудырмады”, - дип билгеләде Паскаль Лами. Бөтендөнья сәүдә оешмасы башлыгы фикеренчә, Россия өчен законнарның һәм кагыйдәләрнең ачыклыгын тәэмин итү иң зур каршылык булачак, ләкин нәкъ менә шул ил икътисадына турыдан-туры чит ил инвестицияләре керүен арттырырга тиеш.
Паскаль Лами Татарстан Президентыннан республиканың чит ил инвестицияләрен җәлеп итүдә тәҗрибәсе белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда тормышка ашырылган һәм ашырыла торган чит ил проектлары турында сөйләде. “Без инвестицияләрне даимилек һәм ачыклык кына җәлеп итәчәген аңлыйбыз”, - дип белдерде республика башлыгы.
Бөтендөнья сәүдә оешмасы генераль директоры Рөстәм Миңнехановка алда Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе белән бәйле мөмкин булган оештыру мәсьәләләре буенча ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Паскаль Лами ТР Президентына Татарстан делегациясе белән бергә, бу мәсьәләләр турында тулырак сөйләшү өчен, оешманың Женевадагы штаб-фатирына килергә тәкъдим ясады.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз