Игорь Шувалов һәм аны озатып йөрүчеләр Гимнастика үзәге залларын карады. Соңрак кортеж Павлюхин урамында күпфатирлы йорт янында туктады. Әлеге йортның фасады Универсиадага әзерлек кысаларында ремонтланачак. Игорь Шуваловка автомобиль юллары һәм транспорт өчен юлъаергычлар янәшәсендә урнашкан йортларның капиталь ремонт программасына кертелүе хакында мәгълүмат бирелде.
Чираттагы пункт Чистай урамындагы Су спорты сарае булды. РФ беренче вице-премьеры объект белән танышып, төзелеш эшләре графигының үтәлеше, төзелеш материалларының кулланышы хакында мәгълүмат алды. Моннан тыш, кунакларга Миллениум күпереннән алып Казансу ярын төзекләндерү буенча генераль план хакында да мәгълүмат бирелде.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.