Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан япон эшкуарларына уңайлы шартлар тудырырга әзер"
2012 елның 6 июне, чәршәмбе
Бүген Казанда V Россия-Япония инвестиция форумы үз эшен башлап җибәрде, ул ике яклы Россия-Япония хезмәттәшлегенең төп чарасы булып тора. Аның төп максаты – сәүдә-икътисад элемтәләрен үстерү һәм ныгыту, инвестицияләрне җәлеп итү.
Форумның ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Япония икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры Юкио Эдано, РФ икътисад үсеше министрының урынбасары Олег Савельев, Ульяновски төбәге губернаторы Сергей Морозов һәм башка затлар катнашты.
Форум эшендә инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек, югары технологияле җитештерү, фәнни тикшеренүләр һәм эшләп чыгаруларны, ягулык-энергетика комплексы, химия сәнәгате, инфраструктура һәм транспорт (шул исәптән, автомобиль сәнәгате һәм мототехника), азык-төлек тармагы һәм азык-төлек сәнәгате, медицина сәнәгате һәм фармацевтика кебек приоритетлы өлкәләрдә инвестицион проектларны финанс-кредит яктан тәэмин итү технологияләрен һәм коралларын коммерциаләштерү мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк.
Чарада катнашучыларны Татарстан Президенты сәламләде. “Безнең өчен мондый масштаблы вакыйганы кабул итү зур хөрмәт”, - диде ул.
“Без соңгы 10 ел эчендә әһәмиятле Россия-Япония хезмәттәшлегенең шаһитләре булдык. Үзара товар әйләнеше үсә, күмәк проектларның саны арта, инвестиция йогынтысы киңәя. Россия Федерациясенең иң көчле динамик рәвештә үсә торган субъектларының берсе буларак, Татарстан Республикасы бу процессның актив катнашучысы булып тора”, - дип аерып ассызыклады республика башлыгы.
Ул шулай ук ТРда уңайлы инвестицион климат булуын, чит ил капиталын җәлеп итү өчен шартлар тудырылуын, инвесторларга дәүләт ярдәме чаралары булдырылуын билгеләде. Моннан тыш, ел саен чит ил капиталы катнашында уртак предприятиеләрнең саны арта. 2011 елда Татарстан Республикасы “Forbes” версиясе буенча бизнесны һәм инвестицияләрне алып бару өчен Россиянең 30 иң яхшы регионы исемлегендә беренчелекне алды. Аның сүзләре буенча, 2013 елгы Универсиадага, 2015 елгы су төрләре спорты буенча дөнья чемпионатына, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү, эре инфраструктур һәм сәнәгать проектларын тормышка ашыру “Япония бизнесына яхшы мөмкинлекләр бирә”.
Президент Татарстанда инде бер төркем Япония компанияләре эшләвен дә искәртте. Шулай “Mitsubishi Heavy Industries” һәм “Sojitz” компанияләре белән берлектә яңа “Аммоний” газохимия заводы төзелә. Ул бу проектны уңышлы тормышка ашыру Татарстан Республикасы өчен генә түгел, ә Россия Федерациясе өчен дә зур әһәмияткә ия дип саный.
Шулай ук Татарстан эре заводларында: “Нижнекамскнефтехим”, “Казаньоргсинтез”, ”Танеко” - эшләгән “Yokogawa Electric” корпорациясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Үткән елның сентябрь аенда Казан дәүләт технология университеты базасында “Yokogawa” компаниясе лабораториясенең танатаналы ачылышы булды.
“Без күп еллар дәвамында Россия һәм Көнчыгыш Европа белән сәүдә буенча “ROTOBO” Япония ассоциациясе һәм тышкы сәүдә үсеше буенча “JETRO” Япония оешмасы белән уңышлы эшлибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Күп кенә Япония компанияләренең технологияләре һәм капиталлары нефтехимия производстволарын, машина төзелеше предприятиеләрен яңарту, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгын үстерү, республиканы мәгълүматлаштыру һәм башка өлкәләрдә файдаланылды”.
ТР Президенты Япония бизнесменнарына мөрәҗәгать иткәндә республика җитәкчелегенең Япония бизнесына Татарстанның инвестицион мөмкинлекләрен күрсәтергә әзер булуын хәбәр итте. “Бүген Россия базары динамик рәвештә үсә, һәм безнең өчен Россиягә килергә планлаштырган Япония компанияләре башлангыч мәйдан сыйфатында безнең республиканы сайлавы яхшы булыр иде. Татарстан үз чиратында Япония эшмәкәрләрен үз бизнесларын алып бару өчен уңайлы шартлар тудырырга тәэмин итәргә әзер”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. “Алабуга” ОЭЗда Япония предприятиеләрен ачу да хупланыла. Моннан тыш, безнең республикада Япония инвесторлары хезмәте өчен технопарклар, технополислар, бизнес-инкубаторлар челтәре, инвестицион һәм венчур фондлары бар.
Рөстәм Миңнеханов чыгышының соңында чарада катнашучыларга нәтиҗәле эш һәм Татарстанда булудан яхшы тәэсирләр калуын теләде.
Япония икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры Юкио Эдано форумны ачу тантанасында чараны оештырган өчен Татарстанга рәхмәтен белдерде. Япония министры Япониянең яңа икътисад сәясәте турында сөйләде. Ул илнең икътисады алдында 3 бурыч торуын билгеләде. Бу – яңа товарлар җитештерү буенча тармаклар булдыру, Тын океан регионында икътисади элемтәләрне ныгыту (Россия, аның сүзләренә караганда, Япониянең иң төп партнерларының берсе), бөтен дөньяда көчәйгән энергетика һәм экология мәсьәләләрен чишү өчен инновацияләрне куллану. Шул ук вакытта Россия белән эшлекле мөнәсәбәтләр бик мөһим, дип саный ул. “2012 ел Россия- Япония мөнәсәбәтләрендә яңа битне ачу елы булырга тиеш”, - дип билгеләде министр.
Безнең илнең икътисадының перспективалары турында РФ икътисад үсеше министры урынбасары Олег Савельев сөйләде. “Россиянең төп үсеш юнәлешләре булып икътисадны диверсификацияләү, углеводород һәм чимал экспортыннан бәйлелекне киметү”, - диде ул. Инновацион продукциянең өлеше ил производствосының гомуми җитештерү күләмендә 2020 елга 25-30 процентка артуы планлаштырыла (хәзер бу сан 4,5-5 процентны тәшкил итә). “Бу - реаль сан”, - дип билгеләде ул. Министр урынбасары бу мәсьәләне чишү өчен тикшеренү һәм эшләп чыгару секторын сизелерлек көчәйтергә кирәклеген ассызыклады. Моннан тыш, яңа югары технологияле җитештерүләрнең барлыкка килүен стимуллаштыру кораллары бик әһәмиятле булып тора.
Форумның тантаналы ачылыш өлешеннән соң берничә килешүгә кул куелды. Аерым алганда, Красноярск краеның Енисей районында техник бинаны Ангар Пейп Лесохимия комплексын проектлаштыру һәм төзү өчен раслау турында килешүгә кул куелды. Проектның бәясе – 3,2 миллиард доллар.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз