Бүген Түбән Камада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән “Түбән Кама шин” җәмгыяте акционерлары җыелышында компаниянең 11 кешедән торган Директорлар советы формалашты. Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров ТР Хөкүмәтенә караган “алтын акция” нигезендә Директорлар советына билгеләнде. Советка ТР Президенты ярдәмчесе Тимур Акулов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, аның беренче урынбасары Наил Маганов, “Татнефть” генераль директоры урынбасарлары Виктор Городний һәм Владимир Лавущенко, “Татнефть”нең баш хисапчысы Искәндәр Гарифуллин, “Татнефть-Нефтехим” идарә компаниясе директоры Заһит Шәрәфиев, аның беренче урынбасары Закир Фәйрүзов, “Түбән Кама шин”ның башкаручы директоры Радий Борһанов һәм “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры урынбасары Илгизәр Якушев сайланды.
Җыелыштан соң ук булган Директорлар советы утырышында аның рәисе итеп Шәфәгать Тәхаутдинов сайланды.
Җыелыш “Түбән Кама шин” җәмгыятенең еллык хисабын, бухгалтер хисабын раслады. Ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләмәскә дигән карар кабул ителде. “Түбән Кама шин”ның тышкы аудиторы итеп Энерджи Консалтинг/Аудит (Мәскәү) җәмгыяте расланды.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында шиннар белән бәйле бизнесның катлаулы һәм үсештә булуын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, “Татнефть” бу юнәлештә зур эш башкара һәм конкурентлы куәтләргә ия. Яңа продукция исә дөнья стандартларына җавап бирә. “Россиягә дөньяда танылган берлык брендлар килде һәм актив үсә, илнең шиннар җитештерү сәнәгате исә әлегә моңа әзер түгел”, - дип саный ТР Президенты. Ул яңа шартларда яңа таләпләргә җавап бирергә кирәклеген ассызыклады. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенә бәйле вазгыятькә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов моны бер яктан уңай бәяли. Икенче яктан әле бөтен җирдә дә машина төзелеше белән агросәнәгатьнең модернизацияләнмәгән булуын искәртә. Шул фонда Түбән Кама шин җитештерүчеләре узган юл аеруча күренекле. “Без сыйфатлы шиннар җитештерә беләбез”, - ди ТР Президенты. Шул ук вакытта ул предприятие эшчәнлегендә экология мәсьәләләренә һәм социаль өлкәгә зур игътибар бирелүен искәртте.
Рөстәм Миңнеханов Түбән Каманың республиканың төп икътисади үсеш нокталарының берсе булуын ассызыклап, нефтьне тирән эшкәртү белән нефть химиясен үстерүнең өстенлекле юнәлеш булуына басым ясады. Аның сүзләренә караганда, Татарстан автокомпонентлар җитештерү буенча да компетенция үзәгенә әйләнә. “Шиннар җитештерү юнәлеше – “Татнефть”нең факультатив бизнесы түгел, аның уңышлы үсешенең нигезе”, -дип тәмамлады сүзен республика башлыгы.