Бүген “Түбән Кама шин” акционерлары җыелышыннан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиенең беренче генераль директоры, шин җитештерү сәнәгате патриархы Николай Зеленовны 80 яшьлек юбилее белән котлады.
Республика башлыгы Николай Зеленовны Татарстан алдында гына түгел, ил алдында зур хезмәт куйган шәхес буларак бәяләп, аның бүген республика һәм “Татнефть” җитәкчелегенә шиннар җитештерү сәнәгате буенча киңәшләре белән зур ярдәм итүен ассызыклады.
Татарстан башлыгы юбилярга ТР Президентының Рәхмәт хатын, кыйммәтле бүләк һәм РФ Дәүләт Думасының Мактау грамотасын тапшырды. Моннан тыш, Николай Зеленовка “Түбән Кама шин” предприятиесеннән дәүләти булмаган гомерлек пенсия билгеләнү турындагы сертификат тапшырылды.
Николай Зеленов Горький өлкәсе Лысково шәһәрендә туа. Хезмәт юлын 1950 елда “Париж коммунасы истәлегенә “ (“Памяти Парижской коммуны”) затонында башлый. 1951 елда Мәскәү сизгер химия технологияләре институтына укырга керә. Укуны тәмамлаганнан соң, Воронеж шин заводына эшкә җибәрелә, биредә җыю цехы мастерыннан баш инженер урынбасары дәрәҗәсенә үсә.
1971 елның 15 июнендә “Түбән Кама шин заводы”ның беренче генераль директоры була. Аның җитәкчелегендә яңа предприятие төзелеше махсус эшләнгән график нигезендә зур темплар белән бара. Кыска вакыт эчендә инженер-техниклар составы, эшчеләр әзерләнә, завод коллективы формалаша. 1976 елдан “Түбән Кама шин заводы” “КАМАЗ”, “ВАЗ”, “УАЗ”, “ИжАвто” һ.б. предприятиеләр чыгарган автомобильләр, авыл хуҗалыгы машиналарын комплектлау өчен кирәкле продукцияне серияләп җитештерүгә керешә.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.