Рөстәм Нигъмәтуллин Чирмешән районы советы сессиясендә катнашты

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Чирмешән муниципаль районы советының хисап сессиясендә катнашты.

Утырыш Чирмешән муниципаль районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган иде.

Төп докладны Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин ясады.

Рөстәм Нигъмәтуллин үз чиратында  2018 елдагы төп вакыйгалар һәм социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Чирмешән муниципаль районы 2018 ел нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында 11 нче урынны били, тулай территорияль продукт күләме буенча 16 нчы, уртача хезмәт хакы буенча 17 нче, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 39 нчы, торак төзелеше буенча 44 нче урында (4503 кв. метр торак тапшырылган).

Тулай территориаль продуктта кече һәм урта бизнес өлеше буенча 32 урынны били (16,7%).

Агросәнәгать һәм авылны үстерү мәсьәләләре өстенлекле булып кала. Республика районнары арасында агросәнәгать рейтингында Чирмешән районы 35 нче урында. Бүгенге көндә районда һәр көнне 15 тонна сөт җитештерелә.

Чирмешән районында шактый эшләр эшләнгән. 5 ел эчендә 133,3 млн сумга төзелеш, капиталь ремонт һәм сәламәтлек саклау объектларын яңарту башкарылган.

Рөстәм Нигъмәтуллин районның барлык халкына Татарстан Республикасы һәм Чирмешән районы социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International