Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Дмитрий Медведев Казандагы авиазавод эше белән танышты
2012 елның 9 июне, шимбә
Казанда эшлекле сәфәрдә булган Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әлеге минутларда “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе”ндә авиация тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыра.
Россия Хөкүмәте башлыгы киңәшмә башланыр алдыннан предприятиенең ахыргача җыю цехында булды. Дмитрий Медведевны Россия Хөкүмәте вице-премьерлары Дмитрий Рогозин һәм Аркадий Дворкович, РФ оборона министры Анатолий Сердюков, РФ финанслар министры Антон Силуанов, Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкәләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Берләшкән авиация корпорациясе җитәкчесе Михаил Погосян һәм башка затлар озата барды.
Цехта булганда РФ Премьер-министры төзелә торган Ту-214 авиалайнерларын һәм яңартыла торган Ту-22 М3 стратегик бомбардировщикларын карады, шулай ук авиация сәнәгате белән бәйле предприятиеләрнең һәм фәнни үзәкләрнең продукцияләре һәм технологик эшләнмәләре белән танышты. Аларның эшчәнлеге “Завод Элекон” ААҖ, “ГИПО” НПО ААҖ, “Сокол” ОКБ ААҖ, Туполев исемендәге Казан авиация институты һәм кайбер башка җәмгыятьләрнең авиация тармаклары белән бәйләнгән.
Дмитрий Медведевка Казан авиация-җитештерү берләшмәсен яңарту һәм үстерү өлкәсендә планнар һәм авиация тармагының башка компанияләре белән кооперация проектлары турында сөйләделәр. РФ Премьер-министрына тәкъдим ителгән проектлар рәтендә - Ан-70 хәрби-транспорт самолетын җыю проекты.
Шулай ук Дмитрий Медведев завод эшчеләре белән аралашты, ул авиация тармагын үстерү турында сөйләшүдә “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе”н яңа заказлар белән тәэмин итү мәсьәләре дә темаларның берсе булачагын хәбәр итте.
“Сезнең завод бик яхшы, данлыклы”, - диде РФ Премьер-министры һәм предприятие эшчеләреннән самолетларның яңа модельләрен җитештерүне үзләштерергә хәзерлекләре турында кызыксынды.
“Без сезнең ышанычыгызны акларбыз”, - дип ышандырдылар Хөкүмәт башлыгын завод эшчеләре. Дмитрий Медведевтан предприятие логотибы төшкән фотосурәттә имзасын куюын сорадылар.
“Удачи, производственных успехов. Новых заказов”, - дип язды ул һәм завод эшчләре белән фотога төште.
Россия Хөкүмәте башлыгына заводта булудан истәлек итеп, Ту-22М3 бомбардировщигының моделен бүләк иттеләр.
"РИА Новости" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз