Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Дмитрий Медведев: "Бердәм Россия" фиркасенең Татарстан бүлеге - илдәге бүлекләрнең иң көчлеләрнең берсе
2012 елның 9 июне, шимбә
Бүген РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Татарстанга сәфәре кысаларында IT-паркта “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге активы белән очрашты. Бу аның “Бердәм Россия” лидеры буларак партиянең төбәкләрдәге активы белән тәүге очрашуы иде. Билгеле булганча, “Бердәм Россия”нең 26 майда узган съездында Дмитрий Медведев партиянең рәисе итеп сайланган иде.
Бүгеге очрашуда шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия”нең ТР бүлеге сәяси советы Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һ.б. катнашты. Партия төзелеше, партия һәм партия проектлары үсеше сөйләшүнең төп темалары булды.
Партия лидеры актив белән мондый очрашуларны даими уздырырга җыенуын искәртеп, аның беренчесенең казанышлары, үсеше белән танылган Татарастан җирендә үтүенә шат булуын җиткерде. Ул “Бердәм Россия”нең Татарстандагы оешмасын илдә иң көчлеләрдән һәм күпсанлы булуын искәртеп, аның иҗтимагый-сәяси, икътисади өлкәләрдә вазгыятьне җайга салуда актив катнашуын ассызыклады. “Актив белән очрашуларның максаты –алга таба нәрсә эшләргә кирәк икәнен ачыклау, бу уңайдан сезнең һәр тәкъдимне, идеяне шәрехләргә әзермен”, дип Дмитрий Медведев баштан ук бу очрашуның ачыктан-ачык сөйләшү мәйданы булачагын искәртеп куйды. Ул бүген илнең сәяси тормышы тагын да активрак, төрлерәк була баруына да басым ясады.
“Бердәм Россия”нең Татарстна төбәк бүлеге сәяси советы Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия лидерына беренче булып республика активы белән очрашкан өчен рәхмәт белдерерде. Бу безнең өчен бик мөһим, ди ул. Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Татарстан “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары саны буенча илдә алдынгы урынны били. Бүген аларның сафы 133 мең кешене берләштерә. Республикада партиянең 45 җирле оешмасы, урыннардагы 87 беренчел оешмасы исәпләнә. Татарстан парламентындагы 100 депутатның 76 сы “Бердәм Россия” әгъзасы. РФ Дәүләт Думысна Татарстаннан сайланган депуталарның 13 е исә әлеге партия исемлеге аша узган. Фәрит Мөхәммәтшин соңгы елларда республикада “Бердәм Россия” линиясе буенча күп эшләр башкарылуын, социаль проектлар гамәлгә ашырылуын искәртте.
Дмитрий Медведев Татарстанда “Бердәм Россия”нең 133 мең әгъзасы булуны зур сәяси көч дип атап, аны нәтиҗәле файдаланырга тиешле капитал дип бәяләде. “Партия тормышы билгеле бер сценарий буенча узды һәм уза. Дәүләт Думасына сайлаулар, РФ Президентын сайлаулар үтте. Тиздән ТР Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Бу республика өчен мөһим вакыйга. Безнең сәяси системаның актив хәрәкәткә килүен исәпкә алганда, моңа әзерләнергә, көчләрне берләштереп, нәтиҗәле эшләргә кирәк. Сез моны эшли беләсез”, -диде ул.
Партия лидеры активны, республика җитәкчелеген ирешелгән казанышлар, башкарыллган зур эшләр хакында халыкка аңлату эшләрен активлаштырырга чакырып мөрәҗәгать итте. Ул соңгы вакытларда илдәге сәяси активлык фонында партия активлыгын киметте дип саный. “Бу дөрес түгел. Республика Хөкүмәте, .Дәүләт Советы әгъзаларының күбесе партия әгъзалары дисез. Моннан оялмаска, безгә киресенчә, бу хакта ачык итеп сөйләргә кирәк. Безнең партия буларак бурыч - хакимиятне яклау. Алга дөрес итеп сәяси максатларны куярга, гражданнарны программаларыбызның яхшы икәненә төшендерергә тиешбез. Безнең соңгы елларда ирешкән казанышларыбыз турында сөйләргә кирәк. Мин Татарстан партия оешмасында торучыларның барысын да шуңа өндим”, -диде Медведев.
Очрашуның сорау-җавап рәвешендә узган өлешендә Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре партия лидерына (Хөкүмәт рәисе буларак та) үзләрен кызыксындырган сорауларны юллады. Министрларның аерым бер сәяси көчне тәкъдим итүе мөһим шартмы? Медведевның аларны үзе җитәкләгән “Бердәм Россия”гә чакыру нияте юкмы? Партия лидеры мондый ниятнең булуын кире какмады. “Билгеле, бездә парламент республикасы түгел, Россия президент-парламент иле. Шуңа бездә Хөкүмәт составында эшләү өчен, партиядә мәҗбүри әгъза булу шарты куелмый. Турысын әйткәндә, акыллы партия дисциплинасы иҗтимагый организмга беркайчан да зарар китермәде. Әгәр Хөкүмәт башында аерым бер сәяси көч лидеры тора икән, Хөкүмәтнең сизелерлек өлешенең шул партия вәкилләреннән торуын нормаль күренеш дип саныйм. Монда бернинди начарлык күрмим”, -ди Дмитрий Медведев.
Партия лидеры ВТОга керү шартларында илдә авыл хуҗалыгы җитештерүчесен яклау мәсьәләсенә дә ачыклык кертеп, аграрийларны яклауның партиянең алга таба да игътибар үзәгендә булырга тиешлеген искәртте. ВТОга керүнең үзмаксат булмавын. Ә үзәккә көчле икътисад төзү куелуын ассызыклады.
Очрашу соңында Медведев партия активын тагын бер кат үз позицияләрен курыкмыйча якларга чакырып, эшләрендә уңышлар теләде. “Партия формалаштыруның гади чоры тәмамланды. Хәзер партияләргә кояш астында урын өчен көрәшергә туры киләчәк. Безнең унышларыбыз аша моңа көчебез җитәчәк”, - дигән ышаныч белдерде ул.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
13
апрель, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры А.В. Песошинның Меценат һәм хәйрияче көне белән котлады
Кадерле татарстанлылар! Сезне Меценат һәм хәйрияче көне белән котлыйм. Татарстан һәрвакыт мохтаҗларга ярдәмгә килергә һәм мөһим социаль, мәдәни һәм мәгариф проектларына ярдәм итәргә әзер булган юмарт һәм ярдәмчел кешеләр белән дан тотты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз