Рөстәм Миңнеханов Теләчедә Сабантуйда катнашты

2012 елның 11 июне, дүшәмбе

Бүген Теләчедә Сабантуй бәйрәме узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Сабантуйның дәрәҗәле кунаклары арасында СКА хоккей клубы президенты Геннадий Тимченко, Россия Теннис федерациясе Попечительлек советы әгъзасы Андрей Бокарев, Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Анвер Алмаев та бар иде.
Сабантуйның дәрәҗәле кунакларын бәйрәм мәйданчыгы алдында каршы алдылар. Рөстәм Миңнеханов бәйрәм мәйданчыкларында булды, теләчелеләр белән аралашты. Аннары кунаклар төп мәйданда урын алды.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус Фәизов, Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов бәйрәм кунакларын сәламләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләчелеләрне Сабантуй бәйрәме белән котлады. “Без Сабантуй бәйрәмен һәрвакыт бергә каршы алабыз, бүген минем белән дуслар да килде, - диде Татарстан башлыгы. – Теләче районы республиканың динамик үсеш ала торган районнарының берсе буларак уңышлар телим. Һәркем сәламәт булсын”.
Татарстан башлыгы Теләче районы алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды, аннары мәйданда театральләштерелгән тамаша булды.
Дәрәҗәле кунаклар Сабантуй уеннарында катнашты, Теләче халкы белән көрәш, ат чабышы, авиашоу карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International