ТР Президенты Словения Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле белән очрашты

2012 елның 14 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Ада Филип-Сливник белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә ТР Президенты бүлмәсендә узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты.
Алар Словения белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләсе буенча фикер алышты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Словения белән Татарстаның тышкы сәүдә әйләнешен арттыру зарур, хәзерге вакытта респубиканың мөмкинлекләре һәм сәнәгать потенциалы тулысынча эшкә җигелмәгән. Ул Словения Республикасы илчелеге ярдәме белән бу юнәлештә эш көчәйтеләчәк дип белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International