Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “ICL-КПО ВС” глобаль компания булырга тиеш”
2012 елның 15 июне, җомга
Татарстан җитәкчелеге “ICL-КПО ВС” компаниясен республика IT-секторының әйдәп баручы предприятиесе буларак күрә һәм киләчәктә дөньяви базарга чыгарга ярдәм итәргә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компаниянең Директор советы әгъзалары белән очрашуда белдерде.
Анда вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, республика мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов катнашты.
Татарстан Президенты Директорлар советы әгъзаларын сәламләде һәм акционерлар җыелышында катнашучылар 2011 елда “ICL-КПО ВС” менеджменты эше нәтиҗәләрен тиешенчә бәяләр дип өметләнүен белдерде. Рөстәм Миңнеханов фикеренә караганда, компания бизнесны үстерү буенча зур эш алып бара, перспективалы проектларны гамәлгә куя. “Бу эшне сакларга гына түгел, ә үстерү зарур. Сез глобаль компания булырга, ә без уңышка ирешү өчен ярдәм итәргә тиеш, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты Директорлар советы әгъзаларына. – Белгечләр әзерләү, глобаль компанияләргә эшләү һәм алар белән партнерлык элемтәләре урнаштыру үсеш юнәлешләре булып калырга тиеш. Моннан тыш, электрон хезмәтләргә дәүләт структуралары ягыннан да ихтыяҗ арта”.
“Республика һәрвакыт “ICL-КПО ВС” компаниясенә ярдәм итте һәм киләчәктә дә бу эшен дәвам итәчәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Компаниянең Директорлар советы рәисе Нив Спелман Рөстәм Миңнехановка “Fujitsu” компанияләре төркемнәренең глобаль планнары турында сөйләде, анда Татарстан предприятиеләре дә керә. Н.Спелман сүзләренә караганда, “ICL-КПО ВС” компаниясе перспективалы үсеш ноктасы буларак “Fujitsu” өчен зур роль уйный.
“ICL-КПО ВС” компаниясенең 2011 ел эш нәтиҗәләре хакында генераль директор Виктор Дьячков белдерде. Аның сүзләренә караганда, узган ел экспорт компания табышының 20 процент тирәсен тәшкил иткән, 39 проценты Татарстанга туры килә. Шул ук вакытта Виктор Дьячков билгеләп үткәнчә, әлегә Татарстанның эре компанияләре “ICL-КПО ВС” хезмәтләрен актив кулланмый.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Виктор Дьячковка “Татнефтехиминвест-холдинг” Директорлар советы утырышында “ICL-КПО ВС” мөмкинлекләрен ачарга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелегенә яңа “Иннополис” инновацион шәһәре резиденты булырга тәкъдим итте. Татарстан Президенты сүзләренә караганда, “Иннополис” Россия IT-индустриясе үзәге булачак һәм “ICL-КПО ВС” җитәкчелегенә компанияне киңәйтү мөмкинлекләрен карарга кирәк булачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз