Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: "Татарстанның 2018 елның футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләре бар"
2012 елның 18 июне, дүшәмбе
Бүген Казан Ратушасында футбол буенча дөнья чемпионаты-2018не оештыру хокукына дәгъва кылучы кандидат шәһәрләр исемлегендә булган Татарстан башкаласы Казанны презентацияләү чарасы узды. Билгеле булганча, Казанга генераль директор Алексей Сорокин җитәкчелегендә “Россия-2018” оештыру комитеты делегациясе һәм ярышларны оештыру буенча департамент җитәкчесе Юрген Мюллер җитәкчелегендәге FIFA экспертлары килде. Тәкъдир итү чарасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Татарстан футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын югары дәрәҗәдә уздыру өчен уздыру өчен җитәрлек потенциалга ия”, - дип, Илдар Халиков мәртәбәле кунакларга Казандагы эш сәфәренең яхшы тәэсирләр уятуын теләп калды. Республика Хөкүмәте башлыгы искәртеп узганча, бүген кунаклар ТР Президенты белән очрашкан. “Очрашуда, Казан чемпионатны үзендә үткәрү хокукын яуласа, Татарстанның шуңа ни рәвешле әзерләнүенә кагылышлы сораулар күтәрелде. Уңай карар кабул ителсә, республика чемпионатны югары дәрәҗәдә үткәрү мөмкинлекләренә ия. Бүген сез моңа үзегез дә инана алдыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте Илдар Халиков.
Илсур Метшин презентацияне ябык ишекләр артында инглиз телендә үткәрде.
Казанда кунакханә инфраструктурасы үсешенә зур басым ясала. Узган ел эчендә генә дә республика башкаласында 608 урынга исәпләнгән 6 кунакханә файдалануга тапшырылды. Бүгенге көндә 1200 дән артык кеше сыйдырышлы 10 кунакханә төрле төзелеш стадиясендә. Тулаем алганда, Казанда көтеләчәк киңкүләм спорт чаралары өчен, шәһәрнең хезмәт күрсәтү һәм кунакларны урнаштыру өлкәсе халыкара стандартларга тиңләштереләчәк.
2018 нче елда футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына Россия кандидатурасын яклап, Казанда “Татарстанда футбол көннәре” махсус проекты гамәлгә ашырылган, аның кысаларында рекорд куелган дәвамлылыкта 2018 минутлык футбол матчы уйналган. Ярышларда 1200 дән артык кеше катнашкан – алар арасында гомуми белем бирү учреждениеләре, спорт мәктәпләре укучылары, вуз студентлары, яшьләр оешмалары әйдаманнары, волонтерлар, журналистларны санап узарга була.
Футбол шәһәрдә балалар һәм үсмерләр мохитендә аеруча популяр. Казанда барлыгы 14 стадион һәм 109 футбол кыры гамәлдә тора. 2365 кеше футбол юнәлешендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнә.
FIFA таләпләре нигезендә, дөнья чемпионаты уеннарын кабул итүче һәр шәһәрдә аэропортның үткәрү сәләте, матчка кадәр һәм аннан соң 10 сәгать эчендә, стадиондагы халыкның 20 проценты кадәр булу зарур. Төнге очышлар тыелган булырга тиеш. Бүгенге көндә “Казан” халыкара аэропортында глобаль реконструкция эшләре алып барыла. Киләсе елга аэропортның үткәрү сәләте сәгатенә 1200 кешегә җитәчәк һәм ул теләсә нинди типтагы очкычларны кабул итә алачак. Аэропорт һәм шәһәр үзәге арасында трансферны тормышка ашыру өчен, узган елның 1 нче маенда тиз йөрешле трамвайга тимер юл салу эшләре башланган. Маршрутның гомуми озынлыгы 26,5 километрны тәшкил итә. Узу юлы нибары 20 минут вакытны сарыф итәчәк. 2018 нче елга Мәскәү һәм Казан арасында тиз йөрешле поездларда хәрәкәт юлы ачылачак. Урам-юл челтәре үсеше тагын 14 объект төзелешен күзаллый.
Төркемле этап, чирек финал һәм финалның сигездән бер өлешен үткәрү өчен 40 мең урыннан да ким булмаган спорт аренасы булу шарт. Төп урын билгеле 45 мең урынга исәпләнгән футбол стадионы булачак, аны 2013 нче елгы Универсиадага әзерлек кысаларында агымдагы елның декабрендә куллануга тапшыру фаразлана. Тренировка кырлары сыйфатында Үзәк стадион, “Рубин”, “Хезмәт резервлары”, “Мирас” стадионнары хезмәт итәчәк.
Футбол буенча дөнья чемпионатын уздырган вакытта 35-50 мең тамашачыны сыйдырышлы җанатарлар өчен фан-зона билгеләнергә тиеш.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз