Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Торак-коммуналь хезмәтләр поставщиклары үз акчаларын тулысынча алырга тиеш”
2012 елның 20 июне, чәршәмбе
2012 нче елның 1 июненә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, халыктан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыемы 97,2 процентны тәшкил итә. Ел башыннан халыкның ТКХ өчен вакытында түләмәве нәтиҗәсендә бурыч 293 миллион сумга артып, 1 нче июньгә 3 миллиард 365 миллион сумны тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган “Татарстан Республикасында 2011-2012 елгы ягу сезонында ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары эше нәтиҗәләре һәм 2012-2013 нче елгы ягу сезонына әзерлек буенча бурычлар” темасына утырышта төп доклад белән чыгыш ясаган ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Министр ассызыклап узганча, торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыктан акчалар җыемы күләмен арттыру, бурычларны түләттерү максаты белән, идарә итүче компанияләрнең суд приставлары, бурычларны түләттерү буенча коллектор агентлыклары белән эшен катгыйландыру, әҗәтлеләрне күчерү өчен махсус торак фондны булдыру зарур.
Торак-коммуналь комплексының үз вазифаларын тиешенчә үтәвендә, ягу сезонына әзерлек кысаларындагы чараларның тиешенчә үтәлешендә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләү хәлиткеч роль уный. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, кайбер муниципаль берәмлекләрнең халык белән бу мәсьәләдә эше җитенкерәми, мисал итеп, Югары Ослан, Мамадыш Питрәч, Алексеевски һәм башка районнарны китерергә була.
1 июньгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, торак-коммуналь хуҗалык оешмаларының, сарыф ителгән газ өчен бурычы 797 миллион сум күләмендә. Газ өчен бурычларның саллы өлеше Яшел Үзән, Алабуга, Лениногорски, Бөгелмә районнарына, Казанга туры килә.
“Торак-коммуналь хезмәтләр өчен халык түләгән акчаларның, идарә итүче компаниядән – ресурслар белән тәэмин итү оешмаларына, ә алардан газ һәм электр энергиясе поставщикларына хәрәкәтенең үтә күренмәлелеген тәэмин итү максатларында, бердәм исәп-хисап үзәген (ЕРЦ) булдыру турында карар кабул ителде. Бердәм исәп-хисап үзәкләре республиканың 45 муниципаль районында теркәлгән”, - дип белдерде Ирек Фәйзуллин.
Рөстәм Миңнеханов чыгыш тәмамланганнан соң, ни өчен һәр муниципаль районнарда бердәм исәп-хисап үзәге эше тиешенчә оештырылмавы белән кызыксынды. “Бу бит коррупция чагылышы. Ни өчен килешүләр буенча төрле җирдә төрлечә фикер йөри”, - ди ул. Ирек Фәйзуллин аңлатып узганча, бердәм исәп-хисап үзәкләре, ресурслар белән тәэмин итү оешмаларының халыктан килгән акчалар хәрәкәте динамикасын күзәтеп торуы өчен кирәк. Әгерҗе, Азнакай, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама һәм башка бик күп районнарда бу юнәлештәге эш әлегә төгәлләнмәгән. Авылларда бу мәсьәлә алай ук кискен тормый.
“Бәлки безнең рекомендацияләр дөрес түгелдер?” - дип мөрәҗәгать итте Президент. “Алай булса, әлеге карарның ялгышлыгын расласыннар. Муниципаль берәмлекләр президиум утырышын җыеп, дөрес түгел дип әйтсен. Бердәм исәп-хисап үзәкләре үзе алучы комиссия хисабына яши. Әлеге акчалар белән идарә итү кемнең башына килә ала? Бу безнең акча түгел һәм аңа беркемнең дә кагылырга хакы юк. Бу эшкә нокта куярга вакыт. Аңлашылмаган мәсьәләләр булса, төшенергә 15 көн вакыт бирәм. Әгәр дә вакыт таләп ителми икән, документларны прокуратурага тапшырырга кирәк, коррупция булу-булмауга тикшерсеннәр. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре поставщигы үз акчасын тулысынча алырга тиеш. Безнең бурыч – ТКХ хезмәтләре поставщиклары мәнфәгатьләрен кайгырту”, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз