“ABB Group” җитәкчелеге Татарстан белән хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын белдерде

2012 елның 21 июне, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ABB Group” Директорлар советы рәисе Хубертус фон Грюнберг белән очрашты.
Очрашу “Ленэкспо” (Санкт-Петербург) күргәзмә үзәгендә ачылган Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов ТР ягыннан очрашуда катнашучы “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, “Алабуга” махсус икътисади зона генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар белән таныштырды. Алга таба ул бүген Татарстан тарафыннан нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өлкәсендә тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде.
Аерым алганда, ул республиканың Россиядә синтетик каучук, этилен һәм башка шундый төр продукцияне иң эре җитештерүче булуын искәртте.
Аерып әйткәндә, Татарстан территориясендә “Аммоний” ААҖ кебек эре проект тормышка ашырыла.
Исегезгә төшерик, “ABB Group” - югары, урта һәм түбән көчәнешле энергия бирү җиһазлары, автоматизация өчен продуктлар һәм технологияләр җитештерүче компания.
“ABB Group” җитәкчелеге, аеруча динамик рәвештә үсә торган сәнәгать регионы буларак, Татарстан Республикасы белән алдагы вакытта хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын белдерде.
Сөйләшү вакытында “ABB Group”ның Россиядә бизнесны алып баруда җитди тәҗрибәсе булуы билгеләнде, тулаем алганда, компания - дөньяның 100 илендә предприятиеләргә хуҗа.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International