Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты: "Сабан туе - бөтен илебез өчен иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе"
2012 елның 23 июне, шимбә
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан сабантуенда катнашты. Республика башлыгы Мирный бистәсенең Каенлык үзәк мәйданында булды.
Биредә традицион бәйрәм чаралары 11 мәйданда уза, аларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл ишегалды кебек бизәүне оештырган.
Агач избалар, таштан салынган сукмаклар, бүрәнәдән ясалган кое, агач күперле ясалма сулыклар, атлар, яңа чабылган печән – болар барысы да авыл көнкүрешен, авыл тормышын сурәтли.
Быел Казан сабантуеның төп мәйданында Буа, Саба, Арча, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Кукмара, Лаеш, Биектау муниципаль районары үз экспозицияләрен тәкъдим итә.
Моннан тыш, шәһәрнең өстәмә белем бирү учреждениеләре тарафыннан балалар иҗат мәйданчыгы оештырылган, анда балалар фольклор коллективлары, балалар иҗаты күргәзмәсе, Сабантуйга һәм 2013 елгы Универсиадага багышланган төрле конкурслар һәм акцияләр уза.
Рөстәм Миңнеханов белән башка дәрәҗәле кунаклар үзәк мәйданга юл тотканчы авыл ишегалды сурәтләнгән мәйданчыкларны карады, районнар экспозицияләре белән танышты, Сабантуй кунаклары белән аралаштылар. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары арасында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ оборона министрының беренче урынбасары Николай Макаров, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. бар иде.
Татартсан Президенты төп мәйданнан кунакларны һәм катнашучыларны сәламләп, бүген Россиянең 54 төбәгендә һәм 22 илдә Сабантуй уздыралар дип белдерде. “Бу татарларның иң яраткан бәйрәме, әмма аны башка халыклар да бәйрәм итә. Безнең районнар оештырган авыл ишегалды мәйданчыклары безнең ил һәм республиканың халыклар дуслыгын дәлилли. Күптән түгел Истанбулда һәм Алтайда Сабантуйлар үткәрдек, 30 июньдә Ерак Көнчыгышта, аннары Чиләбедә бөтенроссия сабантуе узачак. Әлбәттә, бу бөтен ил өчен иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Сезне сәламләүгә шатбыз. Барыгызга да бәхет, сәламәтлек һәм Сабантуй һәрвакыт безне берләштерүен телим”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз