Россия вице-премьеры “Алабуга” МИЗда МС-21 самолетлары өчен композитлар җитештерүенә бәя бирде

2019 елның 22 марты, җомга

Бүген Россия вице-премьеры Юрий Борисов “Алабуга” махсус икътисади зонасында (МИЗ) композит материаллар чыгара торган “Алабуга-Волокно” заводында булды, МС-21 самолеты өчен җитештерелә торган продукциягә югары бәя бирде. Юрий Борисовны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде.

“Америка компанияләренең самолетның композит канатын ясау өчен материаллар белән тәэмин итүдән баш тартуы сер түгел. Барлык материалларны үзебезнеке белән алмаштыру һәм Россия үрнәкләрен чыгару өчен чаралар күрелде. Бу безгә самолет канатының конструкциясен яңадан проектлау кирәк түгеллегенә өметләнү мөмкинлеге бирә”, - диде Юрий Борисов.

Росатомның “Алабуга” МИЗдагы заводы МС-21 самолеты өчен композит материаллар белән тәэмин итүчеләрнең берсе. Журналистлар белән әңгәмәдә РФ вице-премьеры билгеләгәнчә, яңа урта магистраль самолетның база сертификатын киләсе елда инде алырга мөмкин.

“Без 2020 елда сертификацияләүне тәмамларга һәм 2021 елда серияле җитештерүне оештыра башларга уйлыйбыз. Аерым алганда, “Аэрокомпозит” предприятисендә самолет конструкциясенең әзер элементларын күрдек, самолет канатының кайбер өлешләре Америка чыгарган материаллардан башка әзерләнгән”, - дип ассызыклады  Юрий Борисов.

Россия вице-премьеры сүзләренчә, МС-21 самолетына Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда ихтыяҗ зур булачак. “Россиядә бу самолетка ихтыяҗ якынча 760 үрнәк тәшкил итә. Шуңа безгә типны сертификацияләү буенча эшне үз вакытында тәмамлау һәм серияле җитештерүне оештыру мөһим”, - дип ачыклады ул.

МС-21 самолеты эчке һәм халыкара линияләрдә пассажирларны һәм йөк ташу өчен билгеләнгән. Урта магистраль самолетын ясау проектын Иркутск авиация заводы илнең әйдәп баручы предприятиеләре белән бергә алып бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International