Рөстәм Миңнеханов: Татарстан яшьләр сәясәтен тормышка ашыру буенча яхшы позицияләр били

2012 елның 27 июне, чәршәмбе

Бүген, Бөтенроссия Яшьләр көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремльдә республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашучы талантлы егет һәм кызлар белән очрашты. Яшьләр көнендә республика җитәкчелеге белән мондый очрашулар Татарстанда инде матур традициягә әйләнде. Бүгенге чарага чакырылучы 200 дән артык кеше арасында федераль бәйгеләр җиңүчеләре һәм призерлары, “Кадрлар резервы” яшьләр республика проекты финалистлары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активы, шулай ук республикадагы Чит ил студентлары ассоциациясе әгъзалары – 12 ил вәкиле бар иде. Очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, башка министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Президент Рөстәм Миңнеханов яшьләрне бүгенге бәйрәм белән котлап, залга җыелучыларның республика яшьләренең иң сәләтле һәм алдынгы фикерле катламы булуына аерым басым ясады. “Билгеле, барлык яшьләр дә сәләтле. Ә биредә, һичшиксез, аларның тагын да сәләтлерәкләре, алдынгы фикерлеләре утыра”, -дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның һәрвакытта да илнең башка төбәкләре арасында җитди позиция биләвен ассызыклап, республика үсешендә талантлы яшьләргә зур өметләр баглануын җиткерде. “Республикадагы фәнни-белем бирү үзәкләре, кече һәм урта бизнеска ярдәм өчен төзелгән инфраструктура - боларның барысы да анда сәләтле, кыю фикерле яшьләр булганда гына эшли ала. Сез яшьләрнең шул категориясенә керәсез, Татарстанның киләчәген билгелисез”, - дип мөрәҗәгать итте республика башлыгы.
Президент хәзер республиканың Россиядәге һәм чит илләрдәге партнерлары белән җитди эшләвенә, Татарстан икътисадын үстерү зарурлыгына тукталып, икътисадның баланслы үсешен тәэмин итү кирәклегенә басым ясады. “Без һәрвакыт нефтьчеләребез, нефтехимикларыбыз, нефть эшкәртүчеләребез, авиа, машина, автомобиль, төзүчеләребез белән горурланабыз. Бу юнәлешләрнең барысының да ныклы нигезе бар, аларны алга таба да үстерүне дәвам итәчәкбез. Бүген IÒ технологияләр, наноматериаллар, биотехнологияләр кебек яңа юнәлешләрне дә үстерергә кирәк. Шул ук вакытта шагыйрьләребез, җырчыларыбыз, язучыларыбыз, табибларыбызга һ.б. да игътибар булырга тиеш”, -дип ассызыклады ул.
“Белем бирү өлкәсенә – балалар бакчасына, мәктәпләргә җитди игътибар бирәбез. Яхшы база белеме генә алга таба яшьләргә кирәкле белгечлекләр буенча укырга мөмкинлек бирә”,-дип саный Татарстан башлыгы. Президент Казанда федераль, илкүләм тикшеренү университетларының булуы талантлы яшьләргә зур мөмкинлекләр ача дип саный. Ул күптән түгел нигез ташлары салынган IÒ-шәһәр- Иннополиска яшьләр эшләячәк үзәк буларак зур өметләр баглануын җиткерде.
Аннан соң сүз алган яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов ел саен шушындый очрашу мөмкинлеге тудырган өчен Президентка рәхмәт белдерде. “Бу республиканың яшьләргә зур өметләр баглавын раслый”, -дип ассызыклады ул. Министр чыгышында республика җитәкчелеге тарафыннан яклау тапкан яшьләр инициативаларын барлап узды. 2008 елдан бирле Татарстанда грант механизмы аша 500 дән артык социаль әһәмияттәге яшьләр проектлары гамәлгә ашырылуын, 2011 елда яшьләр юнәлеше буенча коммерцияле булмаган оешмаларга күрсәтелгән грант ярдәменең тулы күләме 25 млн сумнан артып китүен җиткерде. “Авыл яшьләре” һәм “Патриотик тәрбия” программаларын гамәлгә ашыруда яшьләр белән эшләүнең яңа формалары чагылыш тапкан. “Иң мөһиме: алар финанс нигезе белән ныгытылды”, -дип искәртте ул.
Министр узган елгы очрашудан бирле республикада яшьләр өлкәсенә караган мөһим норматив документлар раслануына да игътибар юнәлтте. Добролецлар хәрәкәте һәм студентларның хезмәт отрядлары концепциясе, яшьләр арасында эшмәкәрлек программасы шулар арасында.
Министр Республика яшьләр форумының әһәмиятенә тукталып, аның талантлы яшьләргә үз проектларын тәкъдим итү, федераль бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге бирүче төп инновацияле мәйданга әверелүен ассызыклады.
Министр узган елда ирешелгән төп казанышлар арасыннан, Президент карары белән беренче тапкыр 9 меңнән артык иң яхшы студентның җәмәгать транспортында йөрүгә субсидияләр алуын һәм шулай ук Студентлар лигасы, Хөкүмәт бәйгеләрендә җиңгән 10 студент, аспирантның беренче тапкыр социаль ипотека буенча тораклы булу бәхетенә ирешүен атады. Рафис Борһанов алга таба да республиканың яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерларын бу программада катнаштыру тәкъдиме блеән чыкты. “Бүген шулай ук яшь гаиләләрне тораклы итү программасында катнашу да актуаль кала, аңа ихтыяҗ зу”, -дип ул 2011-2015 елларга исәпләнгән бу программаның алга атаба аның финанс мөмкинлекләрен киңәйтүгә өмет баглады.
Рафис Борһанов хәзер студент яшьләр өчен өченче хезмәт семестры башлануын хәбәр итеп, бу җәйдә Татарстаннан 200 дән артык хезмәт отрядының Сочи, Владивосток, Анапа, Геленджик, Туапсе, Ямал ярымутравында эшләячәген җиткерде.
Соңыннан Татарстан Президенты 2011-2012 елларда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча, республикада яшьләр сәясәте өлкәсендәге актив эшчәнлек күрсәткән яшьләр оешмалары һәм аларның лидерларына Мактау билгеләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында “Идел” яшьләр үзәге, ТР Студентлар лигасы, “Созвездие-Йолдызлык” республика үзәге һ.б. бар.
“Алга таба нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк, бүген сезнең белән аралашу вакытында бу хакта кирәкле мәгълүматны алырбыз”, - дип Президент Рөстәм Миңнеханов яшьләрне сөйләшүгә чакырды. Активист яшьләр, үз чиратында, республика башлыгына үзләренең теләк-тәкъдимнәрен юллады. Президент яшьләрне халыкара проектларда актив катнашырга, шул ук вакытта республика эчендәге эшчәнлекне көчәйтергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International