Бүген Россия ЭЭМ Казан юридик институтында 2007 елда көндезге бүлеккә укырга керүчеләрнең чыгарылыш һәм диплом тапшыру тантанасы булды.
Бу чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Шулай ук полиция лейтенантларын ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Рафил Ногъманов, КЮИ җитәкчесе Фоат Зиннуров, хокук тәртибе һәм суд системасы җитәкчеләре, дин вәкилләре, ветераннар, институтның профессор-укытучылар составы, якыннары һәм туганнары котлады.
Яшьләр көнендә 190 кешегә югары юридик белем турында диплом һәм полиция лейтенанты исеме бирелде.
Татарстан Президенты диплом алучыларны котлады һәм Ижаудан Елена Маракулина белән Чабаксардан Евгения Рыжовага алтын медальләр тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов үзләре тәмамлаган Казан уку йортын онытмауларын сорады. “Институт җитәкчелеге, профессор-укытучылар составы сезнең уку процессын нәтиҗәле, кызыклы һәм иҗади итү өчен күп көч куйган. Моның өчен алар белемнәрен, көчләрен, вакытларын һәм тәҗрибәләрен кызганмады”, - диде ул.
Тантаналы чара башланганчы республика башлыгы институтның уку-матди базасы белән танышты. Соңрак котлау чыгышында ул мондый шартларга башка күп кенә югары уку йортлары кызыгыр иде диде һәм киләчәктә вузга уку базасын камилләштерергә ярдәм итәргә вәгъдә итте.
“Безгә квалификацияле яшь кадрлар бик кирәк, якын киләчәктә Татарстанда 2013 елгы Универсиада, 2015 елда спортның су төрләре буенча чемпионат һәм 2018 елда футбол буенча чемпионат, төрле дәрәҗәдәге төрле чаралар көтелә”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Уртак көчләр белән бу спорт форумнары югары дәрәҗәдә үткәреләчәк һәм куркынычсызлык тәэмин ителәчәк дип ышануын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов яшь полиция лейтенантларына мөрәҗәгать итеп, хәзер үткәрелә торган реформада беренче чиратта структура һәм кадрлар алмаштыру түгел, ә идеология алмашу зарур диде.
“Хокук тәртибе органнары бүген нәкъ менә хокук саклау функцияләрен башкарырга тиеш. Шул ук вакытта полиция хезмәткәрләре эшендә шәхси компетентлык, профессиональлек, мораль һәм коррупцион ныклык булу зарур . Сайлаган һөнәрегезгә, антыгызга һәм хезмәт бурычыгызга тугъры калыгыз”, - дип ассызыклады ул.
Республика Президенты чыгышы ахырында барысына да иминлек, сәламәтлек, һөнәри уңышлар, ә яшь полиция лейтенантларына Россия ЭЭМ Казан юридик институтын тәмамлаган белгеч исемен намуслы йөртүләрен теләде.
Вузның ике укытучысына ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.