Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Мәскәүдә Россия Регби федерациясенең Югары советы утырышында катнашты. Алексей Песошин 2011 елдан ТР Регби федерациясен җитәкли.
Утырышта катнашучылар булачак халыкара ярышларга милли җыелма командаларны әзерләүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Бүгенге көндә Россиянең ирләр җыелма командасы регби-7 буенча апрельдә Гонконгта узачак сайлап алу турнирына әзерләнә. Турнирда җиңүче 2019-2020 сезонының Дөнья сериясенә юллама алачак.
Шулай ук спортчыларның дөнья беренчелекләренә әзерләнү өчен вакытлары күбрәк булсын өчен регби буенча Россия чемпионатының “көз-яз” системасына күчү мәсьәләсе каралды. Бүгенге көндә ярышлар “яз-көз” системасы буенча уза.
Утырышның бер өлеше Россия төбәкләрендә регбины үстерүгә һәм башка илләрнең регби федерацияләре белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә багышланды.