ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Язгы кыр эшләренә техниканы әзерләү өчен 1,5 млрд сумга запчастьләр алынган

2019 елның 30 марты, шимбә

Язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү турында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, быелгы чәчү камппаниясендә 11 мең трактор, 670 чәчү комплексы, 6,3 мең чәчкеч, 6,4 культиватор һәм башка техника эшләячәк.

Бүгенге көндә тракторларның 95%ы, культиваторлар һәм чәчкечләрнең  99%ы, чәчү комплексларының  92%ы әзер.  

Министр билгеләгәнчә, язгы чәчү эшләренә техниканы әзерләү өчен 1,5 млрд сумлык запас частьләр сатып алынган - бу кирәкле сумманың 82%ы. Әгерҗе, Апас, Минзәлә һәм Югары Ослан районнары агрофирмалары кирәкле запас частьләрнең яртысын гына сатып алган.

Техниканы ремонтлау буенча “Ак Барс” һәм “КВ-Агро” агрохолдинглары соңга калалар. “Агросила” авыл хуҗалыгы холдингы яхшы темплар күрсәтә.

Буа, Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш һәм Апас районнарының кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә катлаулы хәлләр күзәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International