Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Хөкүмәт йортында ТР социаль-икътисадый үсеш программасын тормышка ашыру турында сөйләштеләр
2012 елның 29 июне, җомга
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган киңәшмәдә 2011-2015 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше программасын гамәлгә ашыруның барышы каралды.
Татарстан озак вакытка исәпләнгән планнар һәм программаларны формалаштыруга беренчеләрдән булып алынган төбәкләр арасында. “Тәҗрибә күрсәткәнчә, без аларны формалаштырып кына калмыйбыз, уңышлы гына гамәлгә дә ашырабыз”, - дип билгеләп үтте ТР Хөкүмәте башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, стратегик планлаштыру документлары арасында республиканың социаль-икътисади үсешенә кагылышлы программалар аерым урын алып тора. 2011-2015 елларга исәпләнгән чираттагы программа узган ел кабул ителгән иде. “Ул һәр тармакта уңайлы мохит булдыруга исәпләнгән, программа тармак принцибы буенча формалаштырылды”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Премьер-министр программаның төп күрсәткечләренә тукталып узды. Мәсәлән, 2015 елга икътисад структурасында эшкәртү секторының өлеше хәзерге 17-18 проценттан 25 процентка җитәргә тиеш. Чимал белән бәйле булмаган продукция экспортының өлеше – 30 процентка, инновацион продукциянеке – 30 процентка, тулай төбәк продуктында кече һәм урта бизнесның өлеше 34 процентка җитәргә тиеш. 2015 елда республикада уртача гомер озынлыгы -74 яшь, ә уртача хезмәт хакының күләме – 40 мең сум тәшкил итәргә тиеш. Җан башына туры килә торган туры чит ил инвестицияләре күләме елына 1500 доллардан артык булырга тиеш. Илдар Халиков моның амбицияле бурычлар булуын искәртте. “Бу күрсәткечләр элекке соцлагерь илләренә караганда югарырак һәм Ауропа берлегенә кергән шактый гына илләр күрсәткечләренә якынлаша”, -дип билгеләп үтте ул.
Илдар Халиков фикеренчә, 2011 елгы һәм 2012 ел башындагы динамика планлаштырылган күпчелек күрсәткечләргә ирешү мөмкинлеген раслый. “Шул ук вакытта, кайбер министрлык-ведомстволарда оештыру эшләрендә кимчелекләр дә бар”, - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы.
Программаны гамәлгә ашыруның барышы хакында бүгенге киңәшмәдә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хисап тотты. Ул 2011 елда күпчелек индикаторлар буенча динамиканың таләп ителгән күрсәткечләргә туры килүен искәртте. Мәсәлән, төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 57 млрд сумга үскән. 2011 ел йомгаклары буенча, хезмәт хакы 16 процентка арткан, уртача гомер озынлыгы 71 яшькә җиткән. Бер кешегә 23,3 кв метр торак мәйданы туры килгән.
Министр билгеләп үткәнчә, шул ук вакытта әле кайбер индикаторлар буенча сораулар кала. Мәсәлән, төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча ил төбәкләре арасында 5 нче урында булган Татарстан җан башына туры килә торган инвестицияләр күләме буенча 16 нчы урында гына. Кече һәм урта бизнес үсешендә дә узган ел җитәрлек динамика сизелмәгән. Аның тулай төбәк продуктындагы өлеше план буенча 26 проценттан артыграк булырга тиеш, ә чынлыкта 25,2 процент тәшкил иткән.
Киңәшмә барышында узган ел социаль-икътисади үсеш программасында каралган чараларны үтәп бетермәгән кайбер министрлык-ведомстволар җитәкчеләре чыгышлары да тыңланды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз