Алексей Песошин “Сетевая компания” ААҖ директорлар советы утырышын уздырды

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Сетевая компания” ААҖ директорлар советы утырышын уздырды.

Утырышта компания эшчәнлегенең төп техник-икътисади күрсәткечләре, 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2018 елга керемнәр һәм чыгымнар бюджетын һәм капиталь төзелеш планын үтәү мәсьәләләре каралды. Шулай ук компаниянең керем һәм чыгымнары бюджеты, 2019 елга капиталь төзелеш планы расланды.

Директорлар советына электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын характерлый торган күрсәткечләр һәм аларның динамикасы тәкъдим ителде. 

2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы кулланучыларына электр энергиясен тапшыру буенча күрсәтелгән хезмәтләр күләме 25,3 млрд кВт тәшкил иткән, 2017 ел белән чагыштырганда, 3,2%ка арткан.

2018 елда технологик тоташтыруларга 18785 килешү үтәлгән, электр егәрлеген тоташтыруның күләме 649 МВт тәшкил иткән.

Компаниянең финанс хәле тотрыклы буларак характерлана. 

2018 елда компаниянең капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру кысаларында капиталь кертемнәрне үзләштерү 7,6 млрд сум тәшкил итте.

Директорлар советы тарафыннан компаниянең нәтиҗәле эше һәм тотрыклы җитештерү нәтиҗәләре уңай бәяләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International