1 июльдән Татарстанда ведомствоара электрон багланышлар системасы кертелә

2012 елның 1 июле, якшәмбе

Бүгенге көннән Татарстан Республикасында ведомствоара электрон багланышлар системасы (СМЭВ) кертелә, ул республика халкына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне, шул исәптән, хакимият органнарыннан төрле справкалар алуны җиңеләйтә.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында киңәшмәдә вице-премьер – республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ачыклык керткәнчә, хакимият органнары барлык кирәкле мәгълүматны үзләре мөстәкыйль рәвештә соратачак, ә гражданнардан бары тик тиешле гаризаны бирүе һәм әгәр дә хезмәт күрсәтүнең регламенты таләп итсә, 210 нчы Федераль закон белән регламентлаштырылган үзенең документларын бирүе кирәк була.
Хәзерге вакытта системага дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен күрсәтү өчен кирәкле мәгълүматларны күпмедер күләмдә файдаланучылар һәм бирүчеләр булган, ведоствоара багланышларда катнашучы ТРның башкарма хакимиятенең барлык органнары һәм җирле үзидарә органнары кертелгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу система һәм хезмәтләр турында тиешле мәгълүматны бастырырга, дәүләт һәм муниципаль хезмәтен күрсәтү урыннарында таратырга, шулай ук һәрбер пунктта сораулары туган кешеләр мөрәҗәгать итә алсын өчен кайнар линия номеры турында мәгълүмат булдырырга кушты.
“Кешеләр килергә һәм алардан нәрсә сорала, ә нәрсә – юк икәнлеген күрергә тиешләр”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Иң мөһиме – кешеләр өчен уңайлылык, дип өстәде республика башлыгы. Ул ачыклыклар кертү өчен волонтерларны җәлеп итү мөмкин дип саный. “Без күрсәтелә торган хезмәтләргә мөнәсәбәтне төптән үзгәртергә тиеш”, - дип билгеләде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International