Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советы утырышын үткәрде

2012 елның 3 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар Советының чираттагы утырышы узды. Анда нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре мәнфәгатьләрен яктыртучы проектлар каралды.

“ICL-КПО ВС” ААҖ белән Татарстанның нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү юнәлешләре хакында предприятиенең генераль директоры Евгений Степанов белдерде. Компаниянең эшчәнлеге мәгълүмати технологияләрнең бар юнәлешен үз эченә алган.

Рөстәм Миңнеханов компания яхшы үсеш ала һәм зур мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәнде, зур понтенциаллы предприятиенең мөмкинлекләре турында мәгълүмат аз дип билгеләп үтте. Ул предприятиегә Татарстанның нефть, газ, химия комплексы мәнфәгатьләрен активрак өйрәнергә тәкъдим итте.

Утырышның икенче темасы илдә иң мөһим проблемаларның берсе юлларның сыйфатына багышланган иде. Бу проблеманы Татарстан кысаларында хәл итәргә Казан федераль университет алынды.

Рөстәм Миңнеханов сыналган материалны сатып алып төрле районарда юл салып карарга тәкъдим итте. Нәтиҗә уңай булган очракта “ТАИФ-НК” та тиешле модификаторлар белән битум җитештерүне оештыру зарур, ә юл салучы оешмаларга нәкъ шундый продукциягә заказ бирергә тәкъдим итәргә кирәк.

ТР Президенты вак ташның кыйммәт булу проблемасын хәл итүне күтәрде. Ул известьлы вак ташны чыдамлырак итү өчен эшкәртү мөмкинлекләрен өйрәнергә тәкъдим итте.

Санкт-Петербургның “Сталт” компаниясенең техник директоры Сергей Калашников янгын сүндерүнең инновацион технологияләре турында сөйләде. Компания тиешле техниканы Татарстанда җитештерүне оештырырга әзер булуын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында республикага үрнәкләрен алып кайтырга һәм нефть химиясе, нефть эшкәртү предприятиеләре, шулай ук электростанцияләр өчен тәкъдим итү зарурлыгын белдерде. Ул производствоны “Алабуга” МИЗда оештыру мөмкинлеген белдерде.

Директорлар советы “Татнефтехиминвест-холдинг”ның өстәмә кыйммәтле кәгазьләрен чыгару турында карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International