Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Президенты "Сәләт" Халыкара яшьләр форумында катнашты
2012 елның 8 июле, якшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөтәм Миңнеханов "Сәләт" Халыкара яшьләр форумында катнашты, ул ТР Алексеевски районының Биләр тыюлыгы территориясендә үтә.
Быел фестиваль 16 нчы тапкыр уздырыла. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның “Сәләт” балалар һәм яшьләр интеллектуаль иҗатының XV Республика фестиваль-конкурсында 2011 елның 10 июленнән биргән №ПР-123 йөкләмәсе нигезендә, быел 2012 елның 4 июленнән алып, 10 июльгә кадәр тарихта беренче тапкыр Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей тыюлыгында һәм Биләр тыюлыгында 3000 кеше катнашында “Сәләт” Халыкара яшьләр уку-укыту форумы үтә.
Форумда һәм сменада 7-10 сыйныф чыгарылыш укучылары, район, республика, региональ һәм Россия күләмендә предмет олимпиадаларында һәм конкурсларда, смотрларда, фестивальләрдә, фәнни конференцияләрдә катнашучылар, лауреатлар, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр форумы вәкилләре, танылган фән, мәдәният, сәнгать эшлеклеләре катнаша.
Бүген Рөстәм Миңнехановка "Сәләт" оешмасы эшчәнлеге, "Сәләт" уңышларын дөнья аренасында тәкъдим итү булды.
Республика башлыгы "фән һәм мәгариф", "эшмәкәрлек", "мәдәният" юнәлешләре буенча остаханәләрдә булды.
Чатырларның берсендә ТР Президентына "Сәләт" үсешенең прогамммасы күрсәтелде.
Соңыннан Ислам хезмәттәшлеге оешмасының II Яшьләр моделе ачылышы булды, анда дөньяның 45 иленнән вәкил катнашты.
Форум кунакларын сәламләгәндә, Рөстәм Миңнеханов киләчәк яшьләр кулында булуын билгеләде, шулай ук ул Татарстанда көчле яшьләр оешмаларының күп булуын әйтте.
ТР Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасының зур роль башкаруын, анда Россиянең 2005 елдан күзәтүче булуын билгеләде.
"Безнең максат - дус-тату яшәүдә, барысы да безнең яшьләрнең бергә булуыннан торачак", - диде Р.Миңнеханов һәм форумның эшендә уңышлар теләде.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы генераль секретаре Эльшад Искәндәров кунакчыл булулары өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен әйтте һәм "Сәләт"нең форум вәкиле булуын белдерде, ТР Студентлар Лигасы президенты Тимур Сөләймановка тиешле сертификат тапшырды.
Э. Искәндәров шулай ук республика башлыгына Татарстанда яшьләр хәрәкәтен үстерү эшендә Рөстәм Миңнехановның хезмәтләрен тану турында плакат тапшырды.
Соңыннан хөрмәтле кунаклар үзәк мәйданга юнәлделәр.Татарстан Президенты катнашучыларны сәламләде. "Без "Сәләт" форумы катнашучыларының уңышлары белән горурланабыз һәм сезгә ярдәм итәчәкбез. Елдан-ел "Сәләт" үсәргә тиеш", - диде республика башлыгы.
Бу кичтә сәләтлеләрне «Большой Куш» (Казан) һәм «Пицца» (Мәскәү) поп-рок төркемнәре катнашында концерт көтә. Форумның ябылуы һәм җиңүчеләрне бүләкләү 10 июль көнне була.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз