Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Нефть чыгаруда 20-30 елны түгел, ә 100 елны күз уңында тотарга кирәк”
2012 елның 9 июле, дүшәмбе
Татарстан нефтьчеләре дә, бөтен республика кебек, Краснодар краенда булган фаҗигагә битараф калмаячак. Бу хакта, Карабаш бистәсендә “нефть саммиты” катнашучылары фаҗигадә һәлак булганнар истәлегенә бер минут тын торганнан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Киңәшмәне ачканда Рөстәм Миңнеханов республиканың нефть тармагы эше турында кайбер мәгълүматларны яңгыратты. Барлыгы 16,228 миллион тонна нефть чыгарылган, шул исәптән, 12,913 миллион - “Татнефть” тарафыннан. Нефть сәнәгате предприятиеләре беренче яртыеллыкта 202 миллиард сумга продукция төяп озаткан, бу үткән елның шушы вакыт күрсәткеченнән 10,5 процентка күбрәк. Шул исәптән, кече нефть компанияләренә 36 миллиард сум туры килә.
Нефть чыгару рентабельлегенең күпмедер күләмдә кимүе билгеләнгән, бу дөнья базарында конъюктур тирбәнешләр белән бәйле. Бюджетның барлык дәрәҗәләренә салым түләүләре 6 ай өчен 172 миллиард сумны тәшкил итәчәк, ТРның консолидацияләнгән бюджеты - 13,3 миллиард.
ТР Президенты чыганак урыннарын эшкәртеп бетерүдә нефтьчеләрнең нәтиҗәле эшләрен билгеләде. Ул монда ук “Татнефть”, Казан дәүләт университеты, “Ритэк” компаниясе экспозицияләрендә тәкъдим ителгән техник уңышларны югары бәяләде.
“Күргәзмә Татарстан нефтьчеләренең уңышларын күрсәтте, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Иң мөһиме, КФУ моның белән актив рәвештә шөгыльләнә башлады, чөнки фәннән башка конкурентлык мөмкинлеге булмый”. Ул нефть бирүне үстерү буенча практикларның һәм галимнәрнең эшен активлаштыру яклы булуын белдерде, “һәм шул вакытта без 20-30 елны түгел, ә 100 елны күз уңында тотачакбыз”.
Президент бу өлкәдә бер төркем Татарстан инициативалары хөкүмәтнең федераль органнары тарафыннан хуплануын билгеләде. Шулай кече чыганакларны үзләштерүгә, битумлы нефтьне чыгаруга ташламалар кертелгән.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов кече һәм үзләштерелгән чыганак урыннарында эчке резервларны куллану, авыр нефтьне үзләштерүдә аларны җәлеп итү буенча берничә җитди тәкъдимнәр дә булуын хәбәр итте.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов РФнең яңа энергетика министры белән очрашты, һәм алар аның Татарстанга килүе турында сөйләштеләр. Тулаем алганда нефть тармагы мәсьәләләре иң югары дәрәҗәдә ил җитәкчелегенең игътибар үзәгендә тора, дип билгеләде ТР Президенты.
Нефтьчеләргә җир кишәрлекләрен бирүгә бәйле чыккан кыенлыклар темасына кагылып,ТР Президенты үз вакытында ташламалы бәягә җир кишәрлеге алган һәм хәзер кишәрлекләр сату белән бизнес ясарга тырышкан “безнең лендлордлар” турында кискен фикерен әйтте.
“Сезнең эшегез – икмәк җитештерү, мал үстерү, ә җир белән сәүдә итү түгел – ул сезнең бизнес түгел”, - диде ул һәм “нефть чыгару – бар икътисадның нигезе, ул республика ихтияҗына булдыра алганча озак хезмәт итәргә тиеш”, - дип искәртте.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз