Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты

2012 елның 9 июле, дүшәмбе
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Үзбәкстанның РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Зиядулла Пулатходжаев белән очрашты. Яклар мәдәният, фән, икътисад, социаль өлкәләрдә алга таба хезмәттәшлек хакында фикерләште.

Үзбәкстан илчесе Татарстанга килергә күптәннән ниятләвен, республиканың актив һәм уңышлы үсешенә соклануын белдерде. Зиядулла Пулатходжаев Татарстан җирендә җылы кабул итүләре өчен рәхмәтләрен ирештерде.

Үзбәкстанның РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Татарстанга ике көнлек эш сәфәре белән килде. Сәфәр программасында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очрашулар, үзбәкләрнең Татарстандагы милли-мәдәни мохтариятендә булу, “Химград” технополисы, IÒ-парк эшчәнлеге белән танышу каралган. Моннан тыш, илченең Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе белән очрашуы ниятләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International