Мәктәп балаларын аттестатсыз чыгарганнардан “ел да бер үк”ләр рәтендә министр А.Гыйльметдинов Әгерҗе, Балык Бистәсе, Кукмара муниципаль берәмлекләрен атады, инде алар арасына Лаеш районы да кушылган булып чыкты. Гомумән, республика буенча уртача күрсәткечләрдән түбән нәтиҗәле районнар 2 дистәгә җыела. “Бу исә аларда системалы эш алып барылмый дигән сүз. БДИ нәтиҗәләре район буенча йомшак икән, андагы мәгариф җитәкчеләре, укытучылар җитәрлек кадәр дәрәҗәдә эшләми дияргә нигез бар, чөнки республикада барлык шартлар да булдырылган”, - дип басым ясап әйтте министр.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.