Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов белән Герман Греф Татарстан белән "Россия Саклык банкы" ААҖ арасында яңа юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү турында фикер алышты
2012 елның 16 июле, дүшәмбе
Саклык банкы эшләнмәләре белән юмарт бүлешә һәм көндәшлелектән курыкмый. Бу хакта бүген бүген “Россия Саклык банкы” ААҖ идарәсе президенты, рәисе Герман Греф Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерде. Очрашу кысаларында “Россия Саклык банкы” ААҖ белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Рөстәм Миңнеханов белән Герман Греф имза куйды. Килешүдә якларның финанс-кредит өлкәсендәге юнәлешләре билгеләнде.
Рөстәм Миңнеханов очрашуны ачып, Греф әфәнде белән шәхси фикер алышуда Кама сәнәгать кластерында, махсус икътисади зонада, нефть химиясе, автомобиль кластерында хезмәттәшлек итүне ныгыту мөмкинлекләре каралды дип билгеләп үтте. Татарстан Президенты шулай ук 10 нчы Сбербанкиаданы Казанда үткәрү карарын кабул иткән өчен рәхмәт белдерде. Аның фикеренә караганда, бу 2013 елгы Универсиада алдыннан спорт объектларын һәм персоналларны җитди сынау. “Сбербанкиада Казанды уңышлы узар һәм югары бәяләнер дип өметләнәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Россия Саклык банкының “Татарстан банкы” бүлеге 2 елда республика бюджетына калган Татарстан банкларына караганда күбрәк салым түләгән. “Барлык эре компанияләр сезнең белән эшли”, - диде Грефка ТР башлыгы.
Бигрәк тә ул банк белән агросәнәгать комплексында хезмәттәшлек итүне билгеләп үтте.
“Без авыл хуҗалыгы буенча яңа продуктны сыный башлаячакбыз. Бәлки аны агымдагы ел ахырында кертә башларбыз”, - диде Греф.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында тикшеренүләр буенча Татарстан хезмәт җитештерүчәнлеге һәм энергия ресурсларын саклау буенча чит ил партнерларыннан артта кала дип белдерде. “Бу вәзгыятьне төзәтергә кирәк”, - дип билгеләп үтте ул.
“Без сезнең белән эшләргә, хезмәттәшлек итәргә һәм сездән өйрәнергә телибез, - дип мөрәҗәгать итте Греф Рөстәм Миңнехановка. – Без зур бурычлар куйдык, әмма аларны гамәлгә куярга кирәк. Имзаланган документ хезмәттәшлек итү өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр бирәчәк”.
Банк ТР белән универсаль электрон карта өлкәсендә хезмәттәшлек итүдән канәгать, - дип белдерде Герман Греф.
Татарстан электрон хезмәт күрсәтү буенча лидер дип билгеләп үтте Греф. Никифоровның потенциалы яхшы. Безнең илгә андый кешеләр кирәк”.
Греф әфәнде “КАМАЗ” һәм МИЗ белән хезмәттәшлек итүдә тукталды. “Оргсинтез” кредит портфелен түләп бетерде. Предприятиенең башка банклар белән хезмәттәшлек итә башлавы кызганыч. Шулай да предприятие үзен нык хис итүе яхшы”, - дип ассызыклады ул.
“Банкны ябык система итеп күрмибез. Шуңа күрә эшләнмәләребез белән юмарт бүлешәбез. Безнең психология башка: көндәшлелектән куркырга оят. Безнең көндәшләр көчле булсын. Көндәшлелеккә сәләтле булу өчен әйләнә-тирәбез көчле булуы кирәк. Әгәр башкалар көндәшлек көрәшендә җиңә икән, димәк, шулай булырга тиеш”, - дип белдерде Греф әфәнде.
Греф шулай ук ТР җитәкчелегенә банкның авылларда спорт комплекслары төзелешенә кредит бирү һәм лизингка самолет, паровоз, бирү буенча яңа социаль проектта катнашу мөмкинлеге турында сөйләде.
“Татарстан яңалыкка һәрвакыт әзер. ТР Президентыннан өйрәнергә кирәк – сөйләшергә дә өлгермәдек, яңалык кертелә инде”, - дип мактады Греф Миңнехановны.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз