Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Премьер-министры: “ТР мәгариф һәм фән министрын отставкага җибәрү турында планнар һәм ниятләр юк”
2012 елның 18 июле, чәршәмбе
“Россия Саклык банкы” ААҖ Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды проектларын финанслау белән кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Тройка Диалог” инвестицион компаниясе президенты һәм “Сколково” бизнес-мәктәбенә нигез салучыларның берсе Рубен Варданян белән очрашуда белдерде.
Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды. Яклар киләчәктә инвестицион проектларны, мәгариф программаларын гамәлгә кую мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Аерым алганда, якын арада инвестиция проектлары һәм аларны финанслау вариантлары ТР Инвестиция-венчур фонды, Россия Саклык банкы белгечләре белән бергә каралачак, дип белдерде Илдар Халиков.
Рубен Варданян мәгариф программалары өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында: “Бүген Татарстан Республикасыннан берничә белгеч “Сколково” бизнес-мәктәбендә укый, алар югары дәрәҗәдә әзерлекле һәм инглиз телен яхшы белүләрен күрсәтә, - диде. - Без бизнес-мәктәптә бизнес-структура вәкилләре белән бергә дәүләт хезмәткәрләре дә белем алуына шат. Киләчәктә алар алган белемнәрен республикада эшләгәндә куллана ала”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Рубен Варданян белән очрашуда массакүләм мәгълүмат чараларында ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның отставкага китү ихтималы турындагы хәбәрне шәрехләде.
“Бүген теләсә нинди басма теләсә нинди мәгълүмат бирергә мөмкин, - диде Илдар Халиков. – Татарстан Хөкүмәтендә ТР мәгариф һәм фән министрын отставкага җибәрү турында планнар һәм ниятләр юк дип әйтә алам. Альберт Гыйльметдинов “Киләчәк” программасын формалаштыру һәм гамәлгә кую өчен күп эш башкарды. Бу программаны гамәлгә ашыру, мәгариф хезмәткәрләрнең хезмәт хакын сизелерлек арттырырга, укытучылар эше, һөнәри эшчәнлекләрен стимуллаштыру өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирде. “Алгарыш” программасына, Россия һәм чит вузларында республика белгечләрен әзерләү программасына килгәндә, Хисап палатасы тикшерүе бу эшчәнлек юнәлешендә җитешсезлекләр булуын күрсәтте. Алар ачыкланды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитешсезлекләрне таныды. Бу юнәлешләр өчен җаваплы белгечләр җәзасын алды һәм без берәүне дә ике тапкыр җавапка тартмаячакбыз”.
Бүген “Алгарыш” программасының норматив базасы үзгәртелде, программаның нәтиҗәлелек мониторингы җайга салынды, дип билгеләп үтте Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз