ТР буенча эчке эшләр министрлыгы башлыгы: "Татарстанда тотрыклы, ләкин катлаулы вәзгыять саклана"

2012 елның 18 июле, чәршәмбе
Татарстанда тотрыклы оператив вазгыять саклана.Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының агымдагы елның беренче яртысындагы эш нәтиҗәләре игълан ителгән коллегиядә министр Артем Хохорин шулай дип белдерде. Коллегиядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ эчке эшләр министры урынбасары–статс-секретарь Игорь Зубов, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Прокуроры Кафил Әмиров һ.б. катнашты.
Артем Хохорин хисап чыгышында белдергәнчә, республика эчке эшләр органнарның актив эшчәнлеге җинаятьләр санын алга таба киметү өчен көрәшкә юнәлдерелгән. Шундый максатчан эшчәнлек нәтиҗәсендә, республикада оешкан җинаятьчел формированиеләр һәм төркемнәрнең 300 дән артык әгъзасы җинаять җаваплылыгына тартылган. Министр ассызыклавынча, бүгенге көндә Татарстан илнең җинаятьчелек дәрәҗәсе түбән булган төбәкләренең берсе булып кала. Бу чорда хокук саклау органнарының килештерелгән оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә, республика территориясендә бер генә террорлык актына һәм экстремизмның ачык чагылышына юл куелмаган.
Агымдагы елның узган 6 аенда Татарстанда 26 394 җинаять теркәлгән, шуның 12 597 се ачылган. Ачылган җинаятьләрнең 2811 е авыр һәм аеруча авыр категориягә карый. Министр җинаятьләрне ачу дәрәҗәсеннән әле канәгать булмавын, күрше төбәкләрдәге коллегаларыннан калышуларын искәртеп узды. Җинаятьләр структурасында, аерым алганда, талау максаты белән һөҗүм итүләр, талаулар, урлаулар, мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрнең кимүе ачык күренә. Шул ук вакытта үтерүләр, сәламәтлеккә зыян салу, склад, база, кибетләрдән урлаулар, машиналар урлау арткан.
Узган 6 айда республикада 2 649 икътисади җинаять теркәлгән. Бу чорда наркобизнеска каршы көрәшнең кискенләшүе аерым билгеләп үтелде. 6 ай эчендә Татарстанда наркотиклар белән бәйле 1946 җинаять теркәлгән. Шуларның 1300 дән артыгы наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле булган. 35,9 кг наркотик матдә законсыз әйләнештән алынган, республикага наркотиклар кертелә торган 7 канал ачыкланып, алар ябылган. “Наркобизнеска каршы көрәш республика эчке эшләр органнары алдындагы өстенлекле бурычларның берсе булып кала”, - дип искәртте министр.
Болардан тыш, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре эре иҗтимагый, сәяси, спорт, мәдәни чараларда хокук тәртибен тәэмин итү эшен алып бара. 2013 елгы җәйге Универсиаданың иминлеген тәэмин итү буенча җаваплылык та аларда.
Агымдагы елның беренче яртысында ТР эчке эшләр органнарына җинаятьләр һәм һәлакәтләр белән бәйле 376 меңнән артык гариза, хәбәр алынган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 10,3 процентка артыграк. Артем Хохорин хәзер эчке эшләр органнары бүлекчәләрендә халыкны кабул итү өчен уңайлыклар тудыру, аерым бүлмәләр булдырыла башлавын җиткереп, коллегия эшендә катнашкан ТР Президентыннан бу ниятне тормышка ашырып бетерү өчен ярдәме сорады.
Министр чыгышында тармактагы системалы хәл итүне көткән проблемаларга һәм бурычларга да тукталды. Аның белдерүенчә, Казанның “Дальний” полиция бүлегендә булган күңелсез вакыйга бүген хокук саклау органнары белән җәмәгатьчелек мөнәсәбәтенә тискәре эзен салган. Якын араларда хәл итәсе бурычларның берсе дип, министр полиция белән гражданлык җәмгыяте арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуны атады. “Бу гражданнарның полициягә ышанычын ныгыту һәм теләктәшлеген артыру өчен кирәк”, - ди ул. Ул шулай ук халыктан хокук саклау органнары эшчәлегенә кагылышлы алына торган дәгъваларның еш кына нигезле булуын ассызыклады. Алар - патруль-пост хезмәтләренең гражданнарның чакыруларына соңга калган реакциясе, тупас мөгаләмә һ.б. кагыла.
Артем Хохорин әлегә хокук саклау органнары эшчәнлегендәге авырткан урыннарның берсе итеп рецидивистларга тиешенчә административ күзәтчелек булдыруның җитмәвен атады.Шулай ук участковыйларның эшчәнлеген камилләштерү, формальлектән китеп, реаль эш белән шөгыльләнергә кирәклеге, полициянең терәк пунктлары эшчәнлеген яхшырту, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшне, юл кагыйдәләрен тупас бозуларга каршы көрәшне катгыйландыру зарурлыгы хакында сөйләде.
ТР Прокуроры Кафил Әмиров республикада оператив хәлнең тотрыклы булуына кармастан, әле иркен суларга ярамый, хәл катлаулы, ди. “Кызганычка, кайбер районнарда хәл, киресенчә начарайды. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең гомуми җинаятьләр санындагы өлеше артты, теркәлгән җинаятьләрнең биштән бер өлеше шуңа туры килә”, - ди ул. Кайбер төбәкләрдә моңа икътисади юнәлештәге җинаятьләрнең артуы йогынты ясаса, проблемалы районнарның күбесендә моны оператив хәлнең начараюы китереп чыгарган. Аның белдерүенчә, мәсәлән, урамнарда, җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны 25 проценттан 32 процентка җиткән.
Бүген республиканың хокук сакчылары оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәштә нәтиҗәле эшчәнлек алып баруга карамастан, республика Прокуроры эшне көчәйтергә кирәк, кайбер хаталар җибәрелә, кайбер урыннарда территориаль эчке эшләр органнары үз территорияләрендәге хәлләрне күзаллап бетерми, ди. “Саба районында, мәсәлән, ике оешкан җинаятьчел төркем эшли. Аларның гамәлләре киң яңгыраш табуына, район башлыгының берничә мәртәбә хокук саклау органнарына бу хакта мөрәҗәгать итүенә карамастан, әлеге төркем әгъзаларын җаваплылыкка тарту буенча реаль чаралар күрелмәде”, - ди ул.
Прокурор элек кылган җинаяте өчен тимер рәшәткә артында утырып чыккан затларның яңадан җинаять юлына басу проблемасын аерым күтәрде. Республиканың 6 муниципаль районы территориясендә рецидивистлар тарафыннан кылынган җинаятьләр санының артуы теркәлгән. Аларның шактые авыр җинаятьләр. Элекке җинаятьчеләргә административ күзәтчелек булдыру хакындагы федераль законның нигезләмәлен үтәүдә дә проблемалар бар. Административ күзәтчелеккә алынырга тиешле элекке җинаятьчеләрнең уннан бер өлеше генә бүген күзәтчелеккә куелган. 22 районда бу бөтенләй булдырылмаган. “Җинаятьчелекне киметү өчен реаль резерв менә кайда. Рецидивистлар кыла торган җинаятьләргә каршы көрәшне, профилактика эшләрен көчәйтергә кирәк”, - дип ассызыклады ул. Кафил Әмиров ведомство контролен тиешенчә оештыру кирәклегенә дә басым ясады. Ул чыгышында республикада тотрыклы оператив хәлне тәэмин итү өчен, прокуратура һәм хокук саклау органнарының килештерелгән эшчәнлеген активлаштырырга кирәк дигән фикер үткәрде. Аның белдерүенчә, әлегә бу органнар арасында аңлашылмаучылыклар бар. “Прокуратура органнары белән эчке эшләр органнары арасында җайга салынган эшчәнлек булганда гына тәртип урнаштыра алабыз”, - дип ассызыклады ТР Прокуроры.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International