“Таттелеком” ГАҖ коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде

2019 елның 7 мае, сишәмбе

“Таттелеком” ГАҖ коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. 2006 елдан “Таттелеком” җитәкчесе булган Лотфулла Шәфигуллинны ТР Президентының элеккеге ярдәмчесе Айрат Нуретдинов алыштырды.

Бу чарада ТР вице-премьеры - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Таттелеком” ГАҖ директорлар советы рәисе, “Связьинвестнефтехим” АҖ генераль директоры Валерий Сорокин катнашты.

Роман Шәйхетдинов элемтә тармагы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Лотфулла Шәфигуллинга рәхмәт белдерде.

Үз чиратында,  Лотфулла Шәфигуллин  “Таттелеком” хезмәткәрләренә һәм компаниянең яңа җитәкчелегенә дус һәм килешеп эшләүне теләде.

Айрат Нуретдинов шулай ук үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде.

Роман Шәйхетдинов Лотфулла Шәфигуллинга ведомство бүләге – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Рәхмәтен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International