Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда метрополитенның икенче чираты төгәлләнгән
2012 елның 20 июле, җомга
Казанда “Декабристлар” (эшче исеме) станциясеннән “Кәҗә бистәсе”нә кадәр уң як тоннельне казу тәмамланды. “Алтынчәч” тоннельүткәргеч комплексын каршы алу чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, “Метроэлектротранс” МУП генераль директоры Әсфан Галәвов, “Казметрострой” МУП җитәкчесе Марат Рәхимов катнашты.
“Метро төзүчеләрне чираттагы уңышы белән тәбриклим. Бу безнең һөнәр осталарының зур җиңүе”, - дип башлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов. Президент искәртеп узганча, 2013 нче елның маенда 3 станция файдалануга тапшырылса, 10 станцияне казанлылар һәм башкала кунаклары 18 минут эчендә уза алачак. “Безнең эш моның белән генә тәмамланмый: киләчәктә метрополитен юлы озынлыгын 11 нче станция белән озынайтырга ниятлибез, без шулай ук башка диагональ линия дә төзиячәкбез”, - дип белдерде Президент.
“Бүгенге көн шатлыклы, шул ук вакытта да моңсу да, чөнки эш тәмамланып килә. Ләкин Президентның сүзләре безнең күңелләргә өмет өстәде, димәк “Казметрострой” оешмасы халык өчен эшләвен дәвам итәчәк”, - дип билгеләп үтте Марат Рәхимов. Ә хәзергә ул алда Заречье районы халкын 3 станция белән тәэмин итү максаты торганлыгын искәртеп, Президент куйган бурычка хезмәт итәчәкләрен белдерде һәм киләсе елның маенда аларны кулланылышка тапшырырга вәгъдә бирде. Марат Рәхимов журналистларга билгеләп үткәнчә, метро төзүчеләр бу эш тәмамлангач “Дубравная” станциясе төзелешенә керешәчәк.
“Алтынчәч” тоннельүткәргеч комплексының “Кәҗә бистәсе”нә чыгышы Казан метрополитенының беренче линиясенең икенче чираты төзелешендә соңгысы булып санала. Шул рәвешле, төзелүче станцияләр хәзер гамәлдә булган Казан метросы чыбыгы белән ахыргача тоташтырылган.
Гомуми озынлыгы 1360 метр булган “Декабристлар” станциясеннән “Кәҗә бистәсе” станциясенә кадәр уң як тоннельне казу өчен 7 ай вакыт сарыф ителгән. Әлеге участокта казу эшләренең уртача тизлеге аена 227 метрны тәшкил итә. Казу юлы 18 метр тирәнлектә башкарылган.
Июнь башында “Декабристлар” станциясеннән “Кәҗә бистәсе”нә кадәр сул як тоннельне казу төгәлләнгән. Аны “Айсылу” тоннельүткәргеч комплексы башкарган.
Казанда метроның гомуми озынлыгы хәзер 14 километрны тәшкил итә.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз