Казанда 2019 елда эшче һөнәрләр буенча халыкара чемпионат узуы ихтимал

2012 елның 24 июле, сишәмбе
2012 нче елның 17 маенда Россия World Skills International коммерцияле булмаган халыкара оешмасының тулы хокуклы әгъзасы була, бу илгә һөнәри осталык буенча чемпионат уздыру хокукын бирә. Шул рәвешле, 2019 нчы елда Казанның эшче һөнәрләр буенча халыкара чемпионат кабул итүе ихтимал. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, иртәгә Казанга өч көнлек визит белән World Skills International халыкара хәрәкәте президенты җитәкчелегендә 10 кешелек делегация киләчәк. Визит кысаларында республика җитәкчелеге белән очрашулар, IT-паркка бару планлаштырыла. Шулай ук Казанны 2019 нчы елда чемпионат үткәрергә кандидат шәһәр буларак презентацияләү көтелә.

“Бу бик масштаблы чара, аның соңгысы Финляндиядә узган иде. Чемпионат барышында төрле һөнәр ияләре үзләренең күнекмәләрен, осталыгын күрсәтә”, - ди Клара Таҗетдинова. Ул ассызыклап үткәнчә, уку һәм лаборатор җиһаз поставщиклары иганәчеләр сыйфатында катнаша, чөнки алар шушы җиһазда өйрәнгән хезмәткәрләрнең киләчәктә бу җиһазларны үз предприятиеләре өчен сатып алачагын аңлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International