“Без һәрвакыт КАМАЗ”га заказлар һәм кредитлар биреп ярдәм итәбез, әлбәттә, бу юнәлешне дә хуплыйбыз, чөнки бу юнәлешнең никадәр дәрәҗәдә үсеш алуы предприятиенең көндәшлелеккә сәләтле булуына бәйле. Әмма предприятие җитәкчелеге белән республиканың Россия Хөкүмәтеннән белән финанс институтлардан ни теләвен билгеләү зарур. Әйдәгез, “КАМАЗ” өчен андый программа ясыйбыз”, - диде ул.
Бүген Казанда Пушкин исемендәге концерт залында МХО буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы буенча элеккеге федераль инспектор, легендар генерал Ренат Тимерҗанов белән хушлашу тантанасы узды.
Гражданнар панихидасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Эчке эшләр министрлыгының РФ субъектлары башкарма хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлекне җайга салуны җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең элеккеге башлыгы (1998-2004 елларда) Александр Гусев, Ренат Тимерҗановның туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре катнашты.