Алексей Песошин “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” яшьләр форумында катнашты

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе”  республика яшьләр форумында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Форум Казанның ИТ-паркы – югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк мәйданчыгында уза.

2019 елда форумда катнашу өчен 963 гариза бирелгән.

Форумда җиңүчеләрне сәламләп, Алексей Песошин төбәктә 2015-2020 елларга Талантлар белән идарә итү стратегиясе кабул ителде һәм гамәлгә ашырыла, дип билгеләде.

Аның сүзләренчә, Татарстан бүген дәүләт яшьләр сәясәте юнәлеше буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә.

Алексей Песошин форум нәтиҗәләре республиканың киләчәктәге үсешенә һәм яшьләрнең Татарстанның социаль-икътисади, сәяси, иҗтимагый һәм фәнни тормышында актив катнашуына ярдәм итәчәгенә ышануын белдерде.

Алга таба “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе”  республика яшьләр форумында иң яхшы проектларны бүләкләү тантанасы узды. 9 проект җиңүче дипломнары белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International