Рөстәм Миңнеханов Казан аэропорты һәм үзәкне тоташтыручы поездны тәкъдим итүдә катнашты

2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Ул сәфәр кысаларында "Казан" халыкара аэропорты - "Казан" тимер юл станциясе маршруты буенча йөри торган тизйөрешле составны тәкъдим итүдә катнашты.

Тизйөрешле поездны Мәскәүдә Ленинград вокзалында тәкъдим иттеләр, анда "Россия тимер юллары" ААҖ, РФ Транспорт министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һ.б. вәкилләре катнашты. Түрәләр тизйөрешле поездның беренче пассажирлары булды.

Искәртеп узабыз, "Россия тимер юллары" ААҖ Siemens Desiro Rus электропоездлары белән тәэмин итү буенча килешү имзалады. Алар 2014 елда Сочида Кышкы Олимпия уеннары кунакларына һәм спортчыларына хезмәт күрсәтәчәк.

"Россия тимер юллары" ААҖ Казанда интермодаль ташулар проектын гамәлгә ашыру өчен шулай ук Siemens Desiro Rus поездларын файдаланырга планлаштыра. Казанда интермодаль ташулар 2013 елгы җәйге Универсиадада катнашучыларны һәм кунакларны тиз йөртү мөмкинлеге бирәчәк. Siemens Desiro Rus заманча электр поезды пассажирлары өчен башлангыч пункттан соңгы тукталышка (26,5 км) кадәр бару вакыты20 минут тәшкил итә,
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International