Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Абызов Татарстан яшьләре белән очрашты

2012 елның 27 июле, җомга
Бүген “Ачык Хөкүмәт” белән хезмәттәшлек итүче РФ министры Михаил Абызов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, бу көннәрдә “Казан” тау чаңгысы комплексында узучы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең җәйге кампусында булды. Татарстан башлыгы һәм “Ачык хөкүмәт” эше өчен җаваплы министр кампуста катнашучылар һәм Татарстан яшьләр оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Студентлар белән очрашу барышында Михаил Абызов “Ачык Хөкүмәт” эше турында сөйләде, шулай ук студентларның тәкъдимнәрен дә тыңлады.

Татарстан Президенты исә, үз чиратында, мондый җәйге мәктәп уздыру идеясен уңышлы дип атады. “Төрле урыннардан яшьләрне җыеп, сез идеяләр диңгезен туплаучы мохит булдырасыз. Мин моны аралашуның отышлы формасы дип саныйм”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, яңа мохиткә эләгү кешеләрне яңа стандарт булмаган карарлар кабул итәргә этәрә. “Яңа проектлар өчен һәрвакыт элеккеге эшләр белән йөкләнмәгән яңа кешеләр кирәк. Нәкъ менә сезнең белән без яңа глобаль планнарны гамәлгә ашырырга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте студентларга Рөстәм Миңнеханов. – Сез теләсә-нинди тәкъдимнәрегезне җиткерә аласыз, ә без сезне дикъкать белән тыңларга тиеш. Татарстан фикер сөреше алдынгы булган яшьләр өчен һәрвакыт ачык мәйдан”.

Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Абызов шулай ук ТР яшьләр оешмалары вәкилләре белән очрашты. Министр, очрашуны ачып җибәреп, ил җитәкчелегенә яшьләрне дәүләт идарәсе системасына җәлеп итүнең яңа формалары кирәк, дип билгеләп узды. “Яшьләр белән бергәләп, алар өчен уңайлы була алырлык механизмнар булдырырга кирәк. Әйдәгез “Ачык Хөкүмәт”нең яшьләр белән эш форматы турында фикер алышыйк”, - дип мөрәҗәгать итте Михаил Абызов яшьләргә.

Очрашу барышында күпсанлы сораулар яңгырады. Аерым алганда, яшьләр Михаил Абызовның студентлар хезмәт отрядлары һәм студентларны эшкә урнаштыру турындагы фикере белән кызыксынды. Министр әйтүенчә, үз карьерасында ул эшкә яшьләрне чакыруга, “социаль лифтлар” булдыруга зур игътибар юнәлткән. “Хәзер без Хөкүмәттә яшьләр өчен шартлар тудырырга тиеш, чөнки аларга ихтыяҗ бизнеста да, дәүләт идарәсендә дә бар, - дип ышандыра М. Абызов. – Белемнән тыш без кешеләргә мөмкинлекләр дә бирергә тиеш”.

Яшь профессионалларның үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыруның уңышлы мисалы сыйфатында Михаил Абызов Татарстанны атады. Ул искәртеп үткәнчә, федераль Хөкүмәтнең иң яшь министры Николай Никифоров нәкъ менә ТР да белгеч булып үсте.

Яшьләр оешмалары вәкилләре вузларда коррупция мәсьәләсен күтәрде. Михаил Абызов, киләсе атнада “Ачык Хөкүмәт” каршында эшче төркем эшли башлаячагы турында хәбәр итте, ул мәгарифтә һәм медицинада коррупциягә каршы көрәш чараларын эшләү белән шөгыльләнәчәк. Министр Татарстан яшьләренә бу мәсьәлә буенча үз тәкъдимнәрен белдерергә тәкъдим итте. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Михаил Абызовны коррупциягә генә түгел, югары белем сыйфатына да игътибар юнәлтергә чакырды. Республика башлыгы фикеренчә, бу өлкәдә тәртип урнаштыру зарур, шул вакытта коррупция гамәлләре өчен мөмкинлекләр дә азрак булачак.

Кыска көпшәле корал йөртүгә рөхcәт ихтималлыгы мәсьәләсе дә җитди дискуссия уятты. Яшьләр Михаил Абызовка әлеге инициативага каршы чыгу үтенечен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов та аны хупламады. Республика башлыгы фикеренчә, аеруча ир-атлар өчен корал йөртү теләге нормаль саналса да, кыска көпшәле коралга рөхсәт бирүгә реаль мохтаҗлык юк. Атарга теләүчеләргә Татарстан Президенты махсус тирлар оештырырга тәкъдим итте. Ул шулай ук ау өчен кулланылучы озын көпшәле коралның куркыныч булуына да басым ясады.

“Мин “Ачык Хөкүмәт”нең күп кенә утырышларында катнашкан кеше. Хәзер мин эксперт төркемнәренең югары профессиональ эшен күрәм”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында.

Михаил Абызов очрашуда катнашучыларга фикер алышкан темалар буенча докладлар әзерләргә тәкъдим итеп, аларны “Ачык Хөкүмәт” сайтында урнаштырырга вәгъдә бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International