Моношәһәрләрне үстерү фонды Түбәнкамада “Пионер” индустриаль паркына автомобиль юлларын реконструкцияләүгә 175 млн акча бүлеп бирәчәк

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Моношәһәрләрне үстерү фондының күзәтчелек советы утырышында катнашты.

Утырыш Мәскәүдә узды.

Моношәһәрләрне үстерү фондының күзәтчелек советы Түбәнкамада “Пионер” индустриаль паркына (Татарстан Республикасы)  автомобиль юлларын реконструкцияләүгә 175 млн акча бүлеп бирү турында карар кабул итте.

Реконструкцияләү индустриаль паркка йөк ташу транспортына юл ачачак һәм парк территориясендә яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы һәм Түбәнкама моношәһәре 148,6 млн сум бүлеп бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International