Марат Әхмәтов ассызыклаганча, бөртеклеләрнең быелгы уңышы республика ихтыяҗларын капларга тулысынча җитәчәк. Әле узган ел уңышыннан калган 600 мең тонна запас та бар. “Әлегә азык максатыннан кулланыла торган ашлыкның сыйфаты турында сөйләргә иртәрәк. Уҗым бодае кышны бик начар чыкты, аны азык максатында куллану бәлки мөмкин дә булмас. 500 мең гектардан артык мәйданны биләгән сабан бодае өмет бирә. Июль уртасындагы яңгырлар уңышны һәм ашлыкның сыйфатын яхшыртыр дигән өмет бар”, - ди министр.
Аның ассызыклавынча, һава торышы яхшы булганда, республикада уракны августның 20 сенә төгәлләргә бөтен мөмкинлекләр бар. Иң соң дигәндә ул республика көненә тәмамланырга тиеш. “Бу кем алдындадыр исәп-хисап ясар өчен генә әйтелгән сүзләр түгел. Өлгергәннән соң вакытында җыеп алынмаганда, иген үзен-үзе югалта. Өлгергән иген тамырда озак көтеп ятмасын дигән принцип белән эшләргә җыенабыз”, - диде аграр министр. Шуны күздә тотып, бу атна максималь җитештерүчәнлек атнасы дип игълан ителгән. “Уракның беренче 10 көнендә төрле сәбәпләр аркасында теләгәнчә хезмәт җитештерүчәнлеген күрсәтә алмадык. Хәзер 1 млн тонна ашлык суктыру бурычы куела. Моңа ирешү өчен һәр район, һәр хуҗалык тәүлегенә бөртеклеләр мәйданының кимендә 4 процентында урып-җыю эшләрен алып барырга тиеш”, - ди ул.
Республика терлек азыгы белән дә җитәрлек тәэмин ителгән. Быелгы ел уңышыннан бер баш шартлы терлеккә 16 центнер азык берәмлеге туры килә. Узган елдан калган терлек азыгы запасыннан бер баш шартлы терлеккә 12 центнер азык берәмлеге туры килә. Әле 300 мең гектарга якын мәйданда кукуруз уңышын җыеп аласы бар. Министр быел кукуруз кырларының торышыннан канәгать булуын белдерде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия Федерациясе иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.