Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанда уңышны җыеп алу барышын уңай бәялим”
2012 елның 31 июле, сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Алексеевски, Әлки, Нурлат һәм Спас районнары хуҗалыклары кырларында уңыш җыю кампаниясе барышы белән танышты. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Республика башлыгы урыннарда һәр районның хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлары һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов кырларда эш барышы белән танышудан тыш, республика районнарында төзелә торган мәдәният йорты, агрофирма һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларын карады.
Республиканың Әлки районында Р.Миңнехановка җирле производство җитештергән продукция күргәзмәсе тәкъдим ителде, моннан тыш, ул Сиктерме-Хузангаево авылында урнашкан “Хузангаевски” авыл хуҗалыгы кооперативы эше белән танышты. Кооператив үсемлекчелек продукциясен җитештерә һәм эшкәртә.
Август уртасында Әлки районында бөртекле культураларны җыеп алу кампаниясен тулысынча төгәлләргә ниятлиләр. Район башлыгы Ф.Дәүләтшин Президент белән очрашуда кырларга су сибү, ашлык сату һәм юлларга асфальт җәю кебек мәсьәләләрне күтәрде. Р.Миңнеханов бу мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәргә вәгъдә итте.
Республика башлыгы журналистларга биргән әңгәмәсендә Татарстанда уңышны җыеп алу барышына уңай бәя бирде. “Кырларда эш оештырылган төстә бара. Кызганычка каршы, һава шартлары быел без фаразлаган уңышны җыеп алуга комачаулады, әмма авыл хезмәтчәннәре уңышлы эшләде”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. Һава шартлары тотрыксыз булуга карамастан, заманча технологияләр ярдәмендә бөртекле культуралар белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителдек, дип билгеләп үтте ул.
“Көзге культураларны чәчү өчен ягулык белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителде. Гаилә фермаларына кагылышлы кайбер тәкъдимнәр эш барышында исәпкә алыначак”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Бүген республикада беренче миллион ашлык суктырылды, дип билгеләп үтте республика башлыгы. Тагын бер атна дәвамында тагын бер миллион тонна ашлык суктыру планлаштырыла. Ул хәзерге эш темпарын саклау зарур дип ассызыклады.
“Агымдагы ел авыл хуҗалыгы өчен бик уңышлы булмады, яңгыр аз яуды. Әмма шулай булуга карамастан, республиканы икмәк белән тәэмин итү өчен ашлык җитәрлек. Булган ашлыкны кыска вакытта җыеп алу һәм көзге кыр эшләренә керешү зарур”, - иде Рөстәм Миңнеханов.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз