Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә старт бирде
2012 елның 1 августы, чәршәмбе
Бүген Чаллыда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясенә старт бирде. Ул Балалар һәм яшьләр иҗаты үзәге сәхнәсеннән бәйрәм залына җыелган балаларны, ата-аналарны, меценатларны һәм предприятие җитәкчеләрен сәламләде.
“Хәерле көн, кадерле дуслар. 2007 елда бу акциягә старт бирелде һәм хәзер ел саен 15-20 процент балага мәктәпкә барырга ярдәм күрсәтелә. Беренчы сыйныф укучылары гына түгел, 2 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр балалар ярдәм ала. Барлык ата-аналарның да мөмкинлекләре тигез түгел, шуңа күрә бу дөрес акция дип уйлыйм”, - диде республика башлыгы.
Ул шулай ук республикада мәгариф системасын реформалаштыру бара, дип ассызыклады. “Без мәктәптә белем бирүгә генә түгел, ә мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә дә мөнәсәбәтләрне үзгәртәбез. Республиканың мәгариф нигезе мәктәп булуын аңлыйбыз, баланың тирән һәм сыйфатлы белем алуына аның киләчәк квалификациясе бәйле.
Рөстәм Миңнеханов Чаллы автомобиль төзүчеләр, югары технологияләр шәһәре һәм анда югары һөнәри белемгә ия белгечләр кирәк. “Биредә актив яшьләр яши, талантлы балалар үсә. Аларның барлык башлангычлары ярдәм булырга тиеш. Ай дәвамында бөтен республика буенча “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе үткәрелә. Бер баланың да игътибарсыз калмаячагына ышанам – бу безнең бурыч”, - диде Президент.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Чаллы мэры Васил Шәйхразиев белән балаларга мәктәп кирәк-яраклары алу өчен сертификат тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз