Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты Казандагы беренче вариатив балалар бакчасы белән танышты
2012 елның 2 августы, пәнҗешәмбе
Моннан бер атналар элек Казанның Азино-1 бистәсендә беренче вариатив балалар бакчасы ишекләрен ачкан иде. Социаль ипотека программасы буенча сафка бастырылган йортлар комплексында, төгәлрәге Крутая урамындагы 2 нче йортның беренче катына урнашкан “Созвездие”-“Йолдызлык” дип исемләнгән әлеге бакча шәхси-дәүләт партнерлыгында төзелгән. Бүген әлеге бакча белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Республика башлыгы бу башлангычны хуплап, йортларның беренче катларында шушындый вариатив балалар бакчаларын булдыруны алга таба дәвам итәргә кирәк, дигән фикер белдерде. Президент белән бакчага Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министрынының беренче урынбасары Данил Мостафин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин да килгән иде.
Рөстәм Миңнеханов ясле төркемендәге балалар белән аралашты, психологик ярдәм бүлмәсен, медицина кабинетларын һ.б. карады. Музыкаль залда сабыйлар республика башлыгына, башка кунакларга үзләренең җыр-биюгә сәләтләрен күрсәтте һәм Президент кулыннан бүләккә йомшак уенчыклар алды.
“Созвездие”-“Йолдызлык”ның директоры һәм гамәлгә куючысы – күп еллар башкаланың 125 нче гимназиясен җитәкләгән Людмила Охолина. Аның сүзләренә караганда, башкаладагы әлеге тәүге вариатив бакча 50 балага исәпләнгән. Әлегә биредә якындагы йортларда яшәүче 26 бала йөри. Алардан ике: ясле һәм урта төркемнәр формалашкан. Көзгә өлкәнрәкләр төркеме оештырылачак.Әти-әниләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә. Киләчәктә биредә нәниләр 4 төркемдә шөгыльләнәчәк. Яшь ярымлык сабыйлардан тупланган беренче төркем “Йолдызчыклар”, икенче кече төркем “Зирәкләр” дип атала. Моннан тыш, балалар урта һәм өлкән төркемнәргә кабул ителә. Иртәнге сәгать 7 дән кичке 7 гә кадәр эшләүче бакчага балаларны көн озынына да, 1-3 сәгатькә дә китерергә була. Кыска вакытлы төркемнәр иртәнге сәгать 8 дән көндезге сәгать 1 гә, көндезге бердән кичке сәгать 6 га кадәр эшләчәк. Бакчаның ишегалдында тотып алынган үз уеннар мәйданчыгы да бар.
Бүгенге көндә бакча коллективы 20 хезмәткәрдән тупланган. Аларның икесе тәрбияче, икесе кече тәрбияче. Директорның ассызыклап узуынча, биредә балаларның художестволы-эстетик үсеше төп юнәлеш итеп алынган. Бу җәһәттән балаларның иртә үсеше белән шөгыльләнүче үзәкләрнең эш тәҗрибәсе өйрәнелә. Баланың бу бакчада тулы көн тәрбияләнүе ата-аналар өчен аена 10 мең сумга төшә. Әйләнә-тирәсе тулысынча диярлек социаль ипотека йортларыннан торган бакча өчен бу югары хак кебек күренә. Директорның моңа үз аңлатмасы бар, әлеге суммалар бакчаны кадрлар белән тиешенчә тәэмин итәргә ярдәм итәргә тиеш: “Бүген балалар бакчаларын кадрлар белән тәэмин итү проблемасы актуаль. Шуңа да бирегә аларны яхшы хезмәт хакы белән генә җәлеп итеп була”, -диде ул журналистлар белән булган әңгәмәдә. “Созвездие”-“Йолдызлыкта тәрбияче -12 мең, кече тәрбияче – 10 мең сум ала икән.
Башкаладагы әлеге тәүге вариатив бакча мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә шәхси-дәүләт партнерлыгы проектларын гамәлгә ашыруга узган ел республика грантын откан булган. Нәтиҗәдә, бакча 1 млн 150 мең сумлык җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Директор Людмила Охолина киләчәктә “Созвездие”-“Йолдызлык”ны балалар бакчасы һәм мәктәп хезмәттәшлеге үрнәге булган зур учреждение итеп күрергә хыяллана. Бирегә йөрүче өлкән төркем балаларыннан киләчәктә башлангыч сыйныфлар формалаштыру нияте дә бар.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз