2019 елда Татарстанда экологик ике айлык хокук бозуларны 10%ка артык ачыклаган

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Быел ТРда экологик ике айлык 6,7 мең хокук бозу очрагын ачыклаган, бу узган елга караганда 10%ка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

“Кыска вакыт эчендә яхшы нәтиҗәләргә ирешелде. Экологик ике айлык вакытында 6 мең 730 хокук бозу очрагы ачыкланды. 23 млн сумга штрафлар салынды”, - дип сөйләде министр.

Тикшерү барышында барлыгы 1,4 мең  рөхсәтсез чүплек урыннары табылган, шуларның 96,6% инде бетерелгән.

Санитар-экологик икеайлык рәсми рәвештә 31 майда тәмамланды. Ике ай дәвамында муниципаль берәмлекләр, республиканың табигатьне саклау хезмәте, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятие һәм оешмалар, республика халкы санитар-экологик тәртип урнаштыру буенча эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International