Казанда Воровский урамында икенче пассажир вокзалы ачылды. Ачылу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Российские железные дороги" ААҖ президенты Владимир Якунин, "РЖД" ААҖ филиалы – Тимер юл вокзаллары дирекциясе башлыгы Сергей Абрамов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин , Казан мэры Илсур Метшин, “РЖД” ААҖ филиалы - Горький тимер юллар башлыгы Анатолий Лесун катнашты.
Бүген Россия тимер юл тронспорты эшчеләре һөнәри бәйрәмнәрен – Тимер юлчылар көнен бәйрәм итте.
“Ил икътисады һәм пассажирлар өчен кирәкле нәрсәләрне күчерү - безнең бурыч”, - диде килгәннәрне сәламләп, Владимир Якунин. "РЖД" ААҖ президенты яңа вокзал комплексының ачылышын республиканың олылары һәм кечеләре өчен әһәмиятле вакыйга булуын әйтте.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Россия тимер юллары шәһәргә зур бүләк ясавын билгеләде һәм моның өчен Владимир Якунинга рәхмәтен белдерде. Р.Миңнеханов тимер юлчыларны бәйрәмнәре белән котлады һәм билгеләнгән планнарның тормышка ашуын теләде.
Тантаналы ачылу кысаларында төзүчеләр һәм тимер юлчылар бүләкләнде һәм символик ачкыч тапшырылды. Кунаклар яңа объектны карап чыкты.
"Казань-2" исеме алган яңа вокзал 14 айда төзелде. Монда тимер ю транспорты, автобусларның шәһәрара рейслары, шәһәр транспорты маршрутлары берләштерелгән. Киләсе елда тимер юл станциясе белән тоташкан метрополитен станциясе сафка басачак.
7890 кв.метр мәйданлы "Казань-2" пассажир терминалы барлык заманча таләпләргә туры килә. Анда 600 кешелек көтү залы, мәгълүмат бирә торган электрон табло, касса залы, саклау камерасы, теркәлү һәм үзе-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары, кафе, медпункт һәм башка уңайлыклар бар.
"Казань-2" проекты Универсиада-2013 программасы кысаларында тормышка ашырылды. Ул шәһәр үзәгендә урнашкан станцияне бушатырга ярдәм итте.
"Российские железные дороги" компаниясенә бу челтәрне барлыкка китерү 1 миллиард 100 миллион сумга төшкән.