Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау 26,5%ка башкарылган. Барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Алексей Фролов сүзләренчә, 6 июньгә ТР муниципаль районнары җирлекләре башкарма комитетларының 27 бинасында эш бара. 3 объектта эш төгәлләнгән инде.
25 яшүсмерләр клубында эш бара, бер объект тапшырылган. 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең 29ында ремонт эшләре бара, бер объектта ремонт беткән.
Мәдәни билгеләнештәге 40 объектның 35ендә эшләр бара, 5 объектта ремонт эшләре төгәлләнгән инде.
Алексей Фролов мәгариф учреждениеләрен ремонтлау барышына аерым тукталды. Татарстанда 29 гомуми белем бирү мәктәбен, 10 мәктәп-интернатны, 113 мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын ремонтлау планлаштырылган. 28 гомуми белем бирү мәктәбдә, 9 мәктәп-интернатта, 109 мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында ремонт эшләре бара.