Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов: “Төп бурыч – кыска вакыт эчендә ашлыкны җыеп алырга”
2012 елның 8 августы, чәршәмбе
Бүген ТР Президенты республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында урып җыю эшләренең барышы белән танышуны дәвам итте. Ул Мөслим, Минзәлә районнарында булганнан соң, Тукай районына юнәлде.
Татарстан башлыгы вертолеттан бер төркем хуҗалыкларны карап чыкканнан соң, “Агросила групп” ЯАҖ бүлекләренең берсендә, “Кама” агрофирмасының орлык заводында булды. “Кама” агрофирмасы” ҖЧҖ директоры Фәнис Хаҗетдинов сөйләвенчә, завод, “Агросила групп” хуҗалыкларын тәэмин итү өчен, елына 40 мең тонна күләмендә югары сыйфатлы орлык материалын әзерләячәк. Аның сүзләре буенча, югары сыйфатлы орлыклар җитештерү бөртеклеләрнең уңышын 1 гектарга уртача 5-7 центнерга арттырачак.
8 августка Тукай районында мәйданнарның 63 проценты җыеп алынган, бер гектардан уртача уңыш - 25,4 центнер, кайбер хуҗалыкларда – 40 центнер. Район хезмәтчәннәре язгы бодайны җыеп алуга әле яңа гына тотынуларын исәпкә алганда, бу күрсәткеч якын арада үсә ала.
Татарстан Президенты орлык заводын карап чыкканан соң, “Кама” агрофирмасы кырларында булды, шуларның берсендә хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм районның авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.
Рөстәм Миңнехановны сәфәрдә озата барган ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать иткәндә, республикада якын арада һава шартларының начарлануын ассызыклады, шуңа күрә җыю эшләренең темпын арттырырга, тәүлек буена эшләү режимына күчәргә кирәклеген белдерде.
Рөстәм Миңнеханов бүген районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен борчыган мәсьәләләр белән кызыксынды. Хуҗалык җитәкчеләре, аерым алганда, продукцияне сату белән бәйле мәсьәләләр борчыганын әйттеләр. Республика башлыгы Яр Чаллыда Казандагы Агросәнәгать паркы мисалында зур авыл хуҗалыгы базарын төзү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
“Тулаем алганда, тәэсирләр яхшы, - дип билгеләде, сәфәргә нәтиҗәләр ясаганда, Рөстәм Миңнеханов, - Барлык районнарда эш оештырылган. Быелгы катлаулы һава шартларына кармастан, кырларда икмәк бар, ләкин һава шартларының начарлануы турында фаразлар да бар. Яңгырлар, әлбәттә, кирәк, ләкин күпмегә алар дәвам итәчәк - монысы сорау. Шуңа күрә хәзер төп бурыч - кыска вакыт эчендә ашлыкны җыеп алырга, көзге культураларны чәчү өчен туфракны әзерләргә, барлык эшләрне оештырылган төстә башкарып чыгарга”.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз