Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев: "Төп бурыч - Зөя шәһәр утравында уңайлы шартлар тудыру"
2012 елның 10 августы, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Свияжски утрау-шәһәрчегенә эш сәфәре кылды һәм төзелеш, төзекләндерү эшләре барган объектларны карады
.
Минтимер Шәймиевне Успенский-Богородицкий монастырендә һәм “Всех скорбящих радость” Богоматери иконасы хөрмәтенә төзелгән соборны төзекләндерү эшләре барышы белән таныштырдылар, ул “Өлкәара фәнни-реставрацияләү сәнгать идарәсе” ФДУП гамәлгә куя торган рәсем сәнгатен торгызуга юнәлтте.
ТР Дәүләт киңәшчесе Успенский-Богородицкий монастыренең Вознесения Господня чиркәвен торгызу эшләренә бәя бирде.
Минтимер Шәймиев су җыю һәм чистарту корылмасын карады. Ул шулай ук тарихи һәйкәлләр һәм яңа биналар территорияләрен төзекләндерү эшләре барышы, шулай ук юллар һәм тротуарлар салу эшләре барышын карады. Бүгенге көндә Свияжскида яшәүчеләр һәм анда килүчеләр өчен уңай шартлар тудыру өчен утрауны төзекләндерү эшләрен төгәлләү мөһим бурыч булып тора, дип билгеләп үтте ул.
Свияжски утрау-шәһәренә эш сәфәрендә ТР Президенты ярдәмчесе, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт киңәшчесе секритариаты җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин, “Свияжски утрау-шәһәрчеге”Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее директоры урынбасары Светлана Фролова, Свияжски Успенский-Богородицкий монастыре наместнигы Силуан атакай, Свияжски авыл җирлеге башлыгы Владислав Четверкин һәм башка рәсми затлар катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз