ТР Президенты: "Социаль ипотека буенча фатирларның сыйфаты - безнең җаваплылыкта"

2012 елның 11 августы, шимбә
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека республика программасы буенча төзелә торган торак йортларның сыйфаты өчен җаваплы булган барлык кешеләргә кискен тәныйть сүзен белдерде.

Бүген соципотека программасы буенча төзелә торган йортларның сыйфаты һәм бу йортларның территориясен яхшырту мәсьәләсе ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәнең үзәгендә булды. Рөстәм Миңнеханов билгеләвенчә, халыктан бик күп тискәре фикерләр килә, шул исәптән, Twitter аша.

ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов киңәшмә вакытында 2008 елдан алып, инспекциягә төзелеш җитешсезлекләренә бәйле соципотека фатирларында яшәүчеләрдән 149 мөрәҗәгать килүен хәбәр итте. Шул ук вакытта Казанда соципотека буенча тапшырылган йортларга хезмәт күрсәтә торган идарә итүче компаниягә якынч 8 мең язма мөрәҗәгать килгән.

Инспекция тарафыннан барысы да тикшерелде, нәтиҗәдә бик күп җитешсезлекләр табылды, диде С.Крайнов. Аның сүзләренчә, диварларның катуына бәйле рәвештә туры килми торган микроклимат һәм нәтиҗәдә, югары дәрәҗәдә дымлылык булу, диварларның бозылуы иң таралган җитешсезлек булып тора. Асылма конструкцияләр дә начар хәлдә.

Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт торак фонды, торак инспекциясе җитәкчелегенә, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрына, Казан мэрына - бу эш өчен җаваплы булган барлык кешеләргә - төзелеш сыйфатын контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. "Торак - ул бит сезнең активлар, алар артыннан күзәтеп торырга кирәк", - диде, соципока буенча алынган торакның бүләк булмавын, аның өчен кешеләр акча түләвен билгеләде ул. Кешеләрнең комфортлы яшәве һәм сәламәтлеге турында уйларга кирәк.

"Бу - безнең зур кимчелек. Җитешсезлекләр була ала, ләкин аларны төзәтергә кирәк, - дип ассызыклады ТР Президенты. - Сыйфатсыз йортны кабул итмәгез, сыйфатсыз матуриал кулланмагыз, намуссыз төзүчеләргә эшне тапшырмагыз. Бу мәсьәләгә якын килүне яңадан уйларга кирәк. Һәркем үз җире өчен җавап бирергә тиеш".

Рөстәм Миңнеханов соципотека программасы буенча төзелгән йотларның сыйфаты өчен шәхсән үзе уңайсызлануын белдерде. "Бу - безнең җаваплылыкта", - диде ул.

Мәсьәлә турында сөйләшүнең соңында ТР Президенты Дәүләт торак инспекциясе җыйган мәгълүматны прокуратурага җибәрергә кушты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International